Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Кеше хокуклары буенча вәкил кабул итә

Районыбызда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп Фәридә Яруллина билгеләнде.

Фәридә Госман кызы - муниципаль район советы депутаты, Н.Дәүли исемендәге гимназия директоры. Кеше хокукларына кагылышлы мәсьәләләр буенча ул сишәмбе һәм җомга көннәрендә 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр гимназия бинасында (Базарлы Матак, Җиңүнең 40 еллыгы ур., 1) кабул итә.

Еллык планны - 11 айда
Бюджет оешмалары (мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре, ветеринария берләшмәсе) үтеп баручы елда закон белән рөхсәт ителгән эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә 38 млн 398 мең сум өстәмә акча эшләп алырга планлаштырган иделәр.
Әлегә план 10 млн 782 мең сум күләмендә генә үтәлгән. Иң яхшы күрсәткечләр - сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, алар 1 млн. 200 мең сумлык биремне 11 айда ук 1 млн. 704 мең сум итеп үтәгәннәр.

Балигъ булу яшенә торак кирәк
Түбән Әлки авыл җирлегендә яшәүче 17 гаиләдә тәрбиягә алынган 28 бала үсеп килә.
Безнең районда андый балалар барлыгы 129, бу - республика масштабына күчереп караганда зур сан. Шуны да әйтергә кирәк: әти-әнисе кайгыртуыннан мәхрүм 62 балага 17 яшь тулып килә, һәм дәүләт аларны уңайлы фатир белән тәэмин итәргә тиеш. Опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре шул уңайдан тиешле документлар әзерлиләр.

Фейерверк - паркта гына
15 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр - Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү чорында районда янгын хәвефсезлеге буенча махсус режим игълан ителде.
Район башкарма комитеты әнә шул хакта карар кабул итте. Аның нигезендә Базарлы Матакта яшәүчеләр һәм кунаклар өчен фейерверклар үткәрү мәйданы итеп Ленин урамында урнашкан парк билгеләнә. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары да авылларда фейерверклар үткәрү өчен мәйданчыкларны билгеләргә тиешләр. Моны МЧС Идарәсенең район бүлекчәләре белән килештереп эшләү зарур.

Укучылар коррупциягә каршы
Яңа Салман урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Рәнис Шәфигуллин коррупциягә каршы республика бәйгесе җиңүчесе булды.
Коррупциягә каршы юнәлештәге плакатлар конкурсына Рәнис берничә рәсем җибәргән. Аның авыл хуҗалыгындагы коррупция һәм гадел булмаган конкуренция турындагы плакаты иң яхшы эш дип табылган. Үткән атнада Казан Кремленең вәкиллекле корпусында үткән тантанада Рәнискә ТР Мәгариф министрлыгы Дипломы һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Рәниснең җитәкчесе - мәктәп директоры урынбасары Артем Савинов. Узган ел һәм быел Яңа Салман мәктәбе укучылары коррупциягә каршы юнәлештәге сочинениеләр бәйгесенең район этабында җиңүчеләр булдылар.

Тугызынчылар белемнәрен тикшерә
9 нчы сыйныфлар укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча (ГИА) яңа формада сынау имтиханнары тапшыра башладылар.
Район мәктәпләренең 9 нчы сыйныфларында 264 укучы белем ала. Үткән атнада алар рус теленнән сынау имтиханы тапшырдылар. 22 декабрьгә математикадан имтихан билгеләнгән.

Ике бәби
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм бер кыз дөньяга килде.

Аларны Казанда бүләкләделәр
Республика күләмендә үткәрелгән "Язгы игелеклелек атнасы" акциясендә безнең район укучылары да катнашкан иделәр.
Аларның иң активларын башкалабыз Казанга чакырып, Рәхмәт хатлары, ноутбук өчен портфельләр, футболкалар белән бүләкләгәннәр, бу балаларның да фоторәсемнәре кергән китаплар тапшырганнар. Хезмәтләре шундый бүләкләргә лаек булучылар - Чиябаш мәктәбеннән Алия Хәйруллина, Хлебодаровка мәктәбе укучысы Мария Прохорова һәм Чуаш Борнае мәктәбеннән Снежана Якорева.

Яңа ел алды ярминкәсе
28 декабрьдә район үзәгендә Яңа ел алды ярминкәсе була.
Ярминкәдә халыкка сыер һәм дуңгыз ите, каз, үрдәк, тавык түшкәләре, сөт ризыклары тәкъдим ителәчәк. Яшелчә һәм җиләк-җимеш, ысланган, тозлаган ризыклар, төрледән-төрле тәм-томнар да булыр. Печән, салам, бөртек, фураж, бозаулар һәм дуңгыз балалары да сатуга чыгарылачак.
Яңа ел табынына теләгән ризыкларыгызны сатып алу, терлек азыгы запасы булдыру, кайнар шашлыктан авыз итү, дусларыгыз белән очрашу өчен бәйрәм ярминкәсенә килегез!


Аварияләр булып тора
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары хәбәр итүенчә, район юлларында үткән атнада 28 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.
Шуларның икесе автомобиль транспорты белән исерек килеш идарә итүчеләр. Юлларда 3 юл-транспорт вакыйгасы булган. Бәхеткә, аларда зыян күрүчеләр юк.

Безнекеләрнең йодрыклары каты
Бокс белән шөгыльләнүче үсмерләр спортның әлеге төрендә үзләрен җиңүләр белән таныта башладылар.
Декабрьнең беренче көннәрендә Кама Аланы шәһәре турнирында катнашып, дүрт беренче урын яулаган иделәр: Феоктистов Руслан 43,5 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә, Зинкин Кирил 52 кг, Федонин Никита 62 кг (алар барысы да 2000 елда туган) һәм 1997 елгы Шарапов Руслан 65 кг үлчәүдә "йодрык уйнатып", Түбән Кама, Алексеевск, Яр Чаллы, Кама Аланы боксчыларын "куркыттылар". Ә 12-15 декабрьдә Йошкар-Олада СССР ның спорт мастеры Н.Ведерников турнирында (анда Мари, Чуаш, Татарстан республикалары, Киров, Самара, Түбән Новгород өлкәләренең иң көчле боксчылары катнашты) үз үлчәүләрендә Фоектистов Руслан икенче, Зинкин Кирилл һәм Федонин Никита өченче урыннарны алдылар. Үсмерләрне ярышларга Ситдиков Ленар әзерләгән.

Кайнар линия 20-0-54

Урамга ник су ага?
"Яңа Салман авылының Зур урамындагы колонкадан дүрт ай буе су агып ята. Болай дәвам итсә, су инде каршыдагы йортларга агып керәчәк. Шуны төзәтүче юк. Авыл җирлеге җитәкчеләре эшне оештырса, халык та булышырга чыгар иде",-дип шылтыраттылар редакциягә. Тик зарын белдерүче исемен әйтергә теләмәде.
Әлеге мөрәҗәгать буенча Яңа Салман авыл җирлеге башлыгы Наил Шәраповтан менә мондый җавап алдык:
-Чынлап та, Зур урамындагы бер колонкадан су ага. Ике-өч атна элек берәү өенә су керткәндә колонканы ялгыш ваткан иде. Хәзер яңа колонка сатып алдык. Ялгышлык белән ваткан кеше якын арада аны үзе ясап куярга ышандырды.
Сүз уңаеннан шуны да әйтим: быелдан Яңа Салман халкына су өзеклеге булмас. Бу авылда без бер километр озынлыкта яңа су трассасы суздык. Еллар буе рәтләп су күрмәгән халык хәзер рәхәткә чумды, рәхмәтләрен әйтүчеләр бик күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Коррупция