Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районында яшәүче бер хуҗага "АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" 800 000 сумга якын акча түләгән

"Янган учак бер янып бетә ул" - дип җырлый легендар "Машина времени" төркеме.Тик үз йорты тирәсендә берәү дә андый учак янганын теләмәс иде. Кызганыч, тормышта андый хәлләр дә булгалый. Базарлы Матак авылында Хамит Габдуллаҗанович йортында янгын чыгып, чарлак (чердак) һәм өй түбәсе тулысынча янып бетә. Шулай ук мунча һәм өйдәге...

"Янган учак бер янып бетә ул" - дип җырлый легендар "Машина времени" төркеме.Тик үз йорты тирәсендә берәү дә андый учак янганын теләмәс иде. Кызганыч, тормышта андый хәлләр дә булгалый.
Базарлы Матак авылында Хамит Габдуллаҗанович йортында янгын чыгып, чарлак (чердак) һәм өй түбәсе тулысынча янып бетә. Шулай ук мунча һәм өйдәге мал-мөлкәт тә зыян күргән. Авыр минутларда үз клиентларын беркайчан ташламаган ышанычлы компания Шәраповлар гаиләсенә дә булышкан. ҖЧҖ "АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" аларга 792 750 сум акча түләгән. Шуны да әйтәсе килә, Хамит Габдуллаҗанович иминиятләштерү килешүен төзегәндә нибары 8850 сум акча түләгән иде. Шулай итеп, Компания түләү бәясен 90 тапкыр арттырып түләгән.
"АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте иминият хезмәтләре базарында 2008 елдан бирле эшли. Татарстан Республикасында Компаниянең 40тан артык филиалы бар.
"АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" Компаниясе тормышның авыр вакытларында халыкка ярдәмгә килә, район халкына үз йортларын, гаражларын, сарайларын, мунчаларын (миче белән бергә) иминиятләштерергә тәкъдим итә. Иминият акчасы янгыннар, шартлаулар, канализация системасында аварияләр, урлаулар, талаулар, очу объектлары һәм аларның кыйпылчыклары төшкән очракларда түләнә. Шулай ук көчле давылдан, яшен сугудан, коеп яуган яңгырлардан, боз явудан, ишеп яуган кардан күргән зыян да иминият очрагы булып санала.
"АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" Компаниясе белгечләре мондый очракларда оператив эш итәләр һәм иминият акчасы алырга килүчеләрнең гозерләрен тиз арада үтәргә тырышалар. Кирәкле документлар булганда, иминият акчасын 5 тәүлек эчендә алырга мөмкин. Иртәгесе көнегезне ышанычлырак итәсегез килсә, безгә килегез!
"АК БАРС СТРАХОВАНИЕ": аз сөйлибез, күп түлибез!
Безнең адресыбыз: Базарлы Матак авылы, Совет ур., 2 йорт. Тел: 2-00-45.
Лицензия ФСФР № 3867 16 12.01.2012. Иминиятләштерү Компаниянең иминиятләштерү кагыйдәләренә һәм иминият тарифларына нигезләнеп үткәрелә. Тулырак abstr.ru сайтыннан танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев