Реклама
Көзге каникуллар вакытында да мәктәпләрдә тормыш тынып тормый. Укучылар өчен түгәрәкләр, спорт секцияләре эшли. Чыгарылыш сыйныфлары укучыларына исә бик ял итәргә туры килми. 5 ноябрьдә унберенчеләр математикадан БДИ буенча сынау имтиханы тапшырдылар. Тиздән рус теленнән дә белемнәрен сынап караячаклар. Быел районда 97 егет һәм кыз унберенче сыйныфны тәмамлаячак. Ә тугызынчы...
Көзге каникуллар вакытында да мәктәпләрдә тормыш тынып тормый.
Укучылар өчен түгәрәкләр, спорт секцияләре эшли. Чыгарылыш сыйныфлары укучыларына исә бик ял итәргә туры килми. 5 ноябрьдә унберенчеләр математикадан БДИ буенча сынау имтиханы тапшырдылар. Тиздән рус теленнән дә белемнәрен сынап караячаклар. Быел районда 97 егет һәм кыз унберенче сыйныфны тәмамлаячак. Ә тугызынчы сыйныфны 230 укучы тәмамларга әзерләнә. Киләсе атнада алар да математика һәм рус теле буенча төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) сынау рәвешендә тапшырып караячак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз