Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Балалар симфония музыкасын тыңлый (ФОТО)

Балалар музыка мәктәбендә укучылар өчен "Симфония музыкасының серле дөньясы" дигән чара үткәрелде. Аны музыка укытучылары Надежда Крайнова, Лилия Леонтьева балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырдылар. Балалар фагот, гобой, кларнет, флейта, труба, валторна, туба, скрипка, альт, велончель, арфа, контрабас кебек музыка уен кораллары, аларның үзенчәлекләре хакында белделәр. Шулай ук симфоник оркестр...

Балалар музыка мәктәбендә укучылар өчен "Симфония музыкасының серле дөньясы" дигән чара үткәрелде.

Аны музыка укытучылары Надежда Крайнова, Лилия Леонтьева балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырдылар. Балалар фагот, гобой, кларнет, флейта, труба, валторна, туба, скрипка, альт, велончель, арфа, контрабас кебек музыка уен кораллары, аларның үзенчәлекләре хакында белделәр. Шулай ук симфоник оркестр хакында байтак мәгълүмат алдылар.

"Угадайка" викторинасында укучылар композиторларның классик әсәрләреннән өзекләр тыңладылар һәм аларның нинди уен коралларында башкарылуын әйтеп бирделәр.

Бу чарадан соң балаларның күбесе музыка мәктәбенә язылырга һәм үзләренә ошаган уен коралында уйнарга өйрәнергә теләк белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев