Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • «Хәйруллинның хәйрия фонды» балаларның әкияти хыялын тормышка ашырды (ФОТО)

    Балаларны яклау көне уңаеннан Татарстанның төрле районнарында яшәүче малайлар һәм кызлар өчен әкият иленә сәяхәт оештырдылар - аларны "Әкият" курчак театрына чакырдылар. Әлеге балалар өчен сәфәр үзенчәлекле булды: чөнки алар арасында ятимнәр, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә шактый иде. Аларның күбесе театр ишекләрен әле беренче тапкыр...

    Балаларны яклау көне уңаеннан Татарстанның төрле районнарында яшәүче малайлар һәм кызлар өчен әкият иленә сәяхәт оештырдылар - аларны "Әкият" курчак театрына чакырдылар.
    Әлеге балалар өчен сәфәр үзенчәлекле булды: чөнки алар арасында ятимнәр, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә шактый иде. Аларның күбесе театр ишекләрен әле беренче тапкыр ачып керде. Бәйрәмне "Хәйруллинның хәйрия фонды" оештырды. Мондый сәфәрләр күркәм гадәткә әверелде инде - аларны берничә ел рәттән оештыралар. Бу юлы Әлки, Алексеевск, Спас, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары һәм Казаннан 250 бала килде. Малайлар һәм кызлар театр студиясендә шөгыльләнә, шунлыктан алар өчен курчак тамашасы үзенчәлекле "мастер-класс" та булды.
    - Минем үземә дә, балаларга да бик ошады. Без әле монда беренче тапкыр, чөнки ел саен төрле төркемнәр килә. Биредә яңа хис-кичерешләр аласың, үзеңне рухи яктан баетасың. Бөтен кешенең дә мондый мөмкинлеге юк бит, - ди Алексеевск районыннан килгән театр студиясе җитәкчесе Татьяна Самсонова. - Шәһәргә район бүлеп биргән автобуста килдек. Төркемдә - 5 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар. Спектакльне сайлаганда, аның барысына да ошавын теләдек. Шунлыктан "Көлбикә" әкиятендә тукталырга булдык.
    - Без авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны алып килдек, бу алар өчен зур бәйрәм. Балалар нәрсәгәдер омтылсын, нидер теләсен өчен аларны сәнгать белән таныштырырга кирәк, әлбәттә, - ди Яшел Үзәннең "Родник" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эшләр буенча белгече Фирая Маркелова. Спектакль тәмамлангач, сабыйларга тәм-томнар, җиләк-җимеш, соклар салынган пакетлар тараттылар.
    - Мин бүләк бирүләрен бик тә көттем. Анда кәнфит тә, шоколад та, барысы да бар, - ди Яшел Үзәннән килгән Вика. Тәм-томнар салынган пакетлардан тыш, һәммәсе дә өйләренә бер кочак хис-кичерешләр белән кайтты. Шуңа күрә дә район җитәкчеләре бу балаларны онытмауларын, аларны киләсе елда да чакыруларын сорый.
    Балаларны яклау көне кысаларында "Хәйруллинның хәйрия фонды" тарафыннан барлыгы 400 балага кадер-хөрмәт күрсәтелде. 30 май көнне Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылы Балалар иҗат йорты клоуннар катнашында бәйрәм концерты, конкурслар оештырды. Шул ук көнне "Хәйруллинның хәйрия фонды" Әлки районының Югары Әлморза авылы "Алсу" балалар бакчасына уенчыклар бүләк итте.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    • {mp3}2639{/mp3}
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: