Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Көн саен – 106 тонна

"Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ нең райондагы 4 терлекчелек комплексыннан кабул итү пунктларына көненә 106 тоннадан артык сөт озатыла.

Агрофирмада сыерлардан көн саен уртача 10,6 килограмм сөт савып алалар. Ә Чаллы комплексында сөтбикәләрнең тәүлеклек уртача продуктлылыгы 13,8 килограммга җитә.

Узган елгыдан күбрәк

Соңгы ункөнлектә районда шәхси хуҗалыклардан 191 тонна сөт җыелды.

Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда бу 10 процентка күбрәк. Иң күп сөт Иске Салман, Иске Чаллы, Иске Камка һәм Яңа Салман авыл җирлекләрендә җыела. Әлеге авылларда сыер асраучылар маллардан көн саен 9-15 әр килограмм сөт савалар.

Урманнарга керү тыела

18 июльдән башлап аерым күрсәтмә булганга кадәр республикада урманнарга керү тыела.

Гадәттән тыш хәлләргә каршы тору буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында районда янгыннарга каршы режим урнаштыру турындагы мәсьәлә каралды. Хәзер гражданнарга һәм транспорт чараларына урманнарга керү тыела. Районның урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә урманнарда тәүлек әйләнәсе дежур тору, урманнарга керү юлларына өстәмә шлагбаумнар урнаштыру бурычы йөкләнде. Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча район идарәсе янгын сүндерүгә өстәмә әзерлек чаралары күрергә тиешләр. Янгын сүндерү буенча ирекле формированиеләрнең тәүлек әйләнәсе дежур торуын оештыру да кирәк. Авылларда һәм алар тирәсендә учак ягу, кырларда камыл яндыру катгый тыела. Шул ук вакытта басуларны һәм торак пунктларны чүп-чардан, корыган үләннәрдән чистарту зарур. Гомумән, һәркем янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә бурычлы.

Меценатлар ярдәме

Әтиле-уллы меценатлар Геннадий һәм Михаил Волостновлар Юхмачы авылындагы Михаил Архангел чиркәве төзелешенә 240 мең сумнан артык ярдәм күрсәттеләр.

Үткән саннарның берсендә чиркәүгә гөмбәз куелуы хакында хәбәр иткән идек. Чиркәү төзелеше дәвам итә - бу көннәрдә аның тәрәзәләре куелды, хәзер идән-түшәмнәре ясала. Храмны быел көз салып бетереп файдалануга тапшырырга ниятлиләр.

Алексеевскида колокол бәйрәме

28-29 июльдә Алексеевск бистәсендә колокол чыңы фестивале була.

Унынчы мәртәбә үткәрелүче фестивальдә Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ставрополь, Минск, Ярославль, Вологда, тагын бик күп шәһәрләр, шулай ук Казан епархиясе чаң кагучылары катнашачак. Төрле ансамбльләр рус халык иҗатының онытылмас көйләрен яңгыратачак. Фестивальгә теләге булган һәркем чакырыла, ул 28 июльдә сәгать 11 дә башлана.

Лагерьда өченче смена

"Яшь имәннәр" сәламәтләндерү лагеренда өченче сменада 50 бала ял итә.

Ял итүчеләрнең күбесе аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Аларга тәҗрибәле педагоглар хореография һәм кул эшләре буенча дәресләр бирә.

Кеше гомере өзелде

25 июль көнне Салман авылы янында юлда 28 яшьлек егетнең гомере өзелә.

"Кызыл Шәрык-Агро" эшчесен юлны аркылы чыкканда бәрдереп китәләр. Машина йөртүче вакыйга урыныннан кача. Әлеге юл һәлакәтенең шаһитлары булса, кичекмәстән район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Эшмәкәрләр өчен видео-кабул итү

Һәр айның беренче чәршәмбесендә 15.00-16.00 сәгатьләрдә ТР Инвестиция үсеше агентлыгы видео-конферец-элемтә юлы белән видео-кабул итү үткәрә.

Анда эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Аерым алганда, Кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме программасы буенча аңлатмалар алырга була. Сорауларны алдан "На видеоприем" тамгасы белән Агентлыкның интернет-кабул итү бүлмәсенә яисә район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге электрон почтасына -ispolkom-alkeevo@rambler.ru җибәрергә, шулай ук 8(84346) 2-17-36 номеры буенча бирергә була.

Киләсе видео-кабул итү 1 августта була, анда катнашу өчен район советының утырышлар залына килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Противопожарный режим