Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Котлыйбыз!

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Владимир Кузнецов ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

"Әлки муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлешегез һәм актив җәмәгать эшчәнлегегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Сез, талантлы оештыручы һәм җаваплы җитәкче, үзегезнең эш сөючәнлегегез, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм аларның ихтыяҗларына игътибарлы һәм җылы мөнәсәбәттә булуыгыз белән район халкының һәм коллегаларыгызның лаеклы ихтирамын казангансыз. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, игелекле эшегездә уңышлар телим", диелә Ф.Х.Мөхәммәтшин кул куйган Рәхмәт хатында. Бу дәрәҗәле бүләкне В.А. Кузнецовка район советы утырышында район башлыгы Ф.М.Дәүләтшин тапшырды.

Яңа Устав проекты - сайтта
Муниципаль район советының унөченче утырышында Әлки муниципаль районының Уставы проекты яңа редакциядә кабул ителгән иде.
Устав проекты белән танышырга теләүчеләр район сайтына кереп укый алалар. Сайтның адресы: ispolkom - alkeevo@ rambler.ru

Районда Пасха бәйрәме
Үткән якшәмбедә православие динен тотучы райондашларыбыз Пасха бәйрәмен билгеләп уздылар.
Базарлы Матакта бәйрәм шимбәдән якшәмбегә каршы төнге сәгать 12 дә Изге Троица чиркәвендә тантаналы гыйбадәттән башланды. Аннан православныйлар хачлар күтәреп чиркәү тирәсен урадылар. Гыйбадәт ахырында эшмәкәр Владимир Ивановның фейерверклар атуы бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Протоиерей Андрей Зиньков бу көнне үзенең балалары белән Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында, Салманда "Каенкай" балалар приютында булып, анда тәрбәяләнүчеләрне бәйрәм белән котлады, пасха йомыркалары, куличлар белән сыйлады, бүләкләр өләште. Андрей Николаевич шулай ук хастаханәдә ятып дәваланучы православныйларны, полициядә вакытлыча тоткарланучыларны Пасха белән тәбрикләп чыкты.

Бер бәби
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз дөньяга килде.

Фестивальдә чыгыш ясадылар
Район мәдәният йортының халык театры Түбән Камада "Идел-йорт" халык театрлары фестиваленең зона турында катнашты.
Фестивальдә алар Т.Миңнуллинның "Син мине күрәсеңме?" пьесасы буенча куелган спектакль белән чыгыш ясадылар. Үзешчән артистлар әлеге спектакльне районыбызның берничә авыл сәхнәсендә дә күрсәттеләр инде.

Нәни йолдызлар балкый
Балалар һәм яшьләрнең "Йолдызлык-Созвездие" республика фестивалендә быел да бик күп сәләтле малайлар һәм кызлар катнашты.
19 апрельдә район мәдәният йортында фестивальнең гала-концерты була - сәхнәдә нәни йолдызлар балкыячак. Концерт 18.00 сәгатьтә башлана.

Чирмешән буенда ташу бәйрәме
Узган шимбәдә Әхмәттә ташу бәйрәме үткәрделәр.
Авылда инде традициягә әйләнгән бу бәйрәм язгы ташу вакытында киңәеп, ярларына тулып аккан Чирмешән елгасы буенда уза. Анда авылның бөтен халкы җыела. Элеккедән килгән уеннар, ярышлар, җыр-биюләр, чәй эчүләр белән бәйрәм төнгә кадәр дәвам итте.

Ачык ишекләр көне
РФ Федераль салым службасының ТР буенча 1 нче районара инспекциясе 20-21 апрельдә "Ачык ишекләр көне" үткәрә.
Анда салым түләүче физик затлар чакырыла. Теләге булган барлык кешеләр
салым инспекциясендә 2012 елгы декларация кампаниясе турында күбрәк белә һәм физик затлар керемнәренә салым буенча декларация тутыру мәсьәләсендә эшлекле киңәшләр ала алачак.

Кабул итү була
"Росреестр"ның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Абдулхак улы Немаев 26 апрельдә 13.00-15.00 сәгатьләрдә гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итү Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең ТР Идарәсе күрсәтә торган хезмәтләрнең аңлаешлылыгын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү максатында үткәрелә. Р.А.Немаев Росреестр идарәсенең Әлки бүлеге бинасында (Базарлы Матак ав., Ст.Крайнов ур., 63) 209 нчы кабинетта кабул итәчәк. Белешмәләр өчен тел.: 8(84346) 21-6-69, 21-3-33.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Государственный Совет