Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кулга-кул тотынып эшләр чак

    Вакытның "ел" дип аталган чираттагы шартлы берәмлеген ваклауга керештек. Һәрвакыттагыча, яңа елны яңа өмет-ниятләр һәм планнар белән каршы алабыз. Алар һәр кеше күңелендә булган кебек, дәүләткүләм мәсьәләләрдә, икътисад өлкәсендә дә җитәрлек. Безнең өчен бу планнарның авыл хуҗалыгы үсешенә кагылганнары бигрәк тә кызыклы.

    Татарстанда авыл хуҗалыгын алга җибәрүнең кече бизнес белән бәйлеләренә игътибар зур булып кала. Бу, беренче чиратта, гаилә фермалары үсеше. Терлекчелек өлкәсендә үз көчен сынарга теләгән авыл кешесенә ярдәм күрсәтү быел да дәвам иттереләчәк. Бу ярдәм фермалар төзүгә киткән чыгымнарның 30 процентын субсидияләү белән бәйле. Әлеге программаның максаты - югары технологияләр кулланып терлекчелек продукциясе җитештерүнең күләмен үстерү, шуңа таянып, авыл халкын эш белән тәэмин итү, табышын арттыру.
    Субсидияләр күләме нинди соң? Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2011 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында"гы карары белән ким дигәндә 24 баш савым сыеры асрауга исәпләнгән ферма төзүчеләр бу эшкә киткән чыгымнарның 1 миллион сумын кайтаруга исәп тота алалар. 30 баштан ким булмаган мөгезле эре терлек симертү өчен бина, 8-10 ана дуңгызга исәпләнгән ферма, 50 дән ким булмаган сарык, 30 дан ким булмаган кәҗәгә исәпләнгән биналар коручылар 500 мең сумлык ярдәм алачак. Шундый ук акчаларны кошчылык (тавык, каз, күркә, хәтта тәвә кошы асрау), балыкчылык, ат үрчетү белән шөгыльләнергә теләүчеләргә дә вәгъдә итә дәүләт. Умартачылар да өлешсез калмас, ким дигәндә 50 оя умартасы булганнар аларны асрау өчен бина төзегәндә 200 мең сум чыгымнарын дәүләт субсидиясе ярдәмендә каплый алачак. Мондый күләмле булышлыкның әле моңарчы булганы юк иде. Терлек үрчетү, мал-туар асрау теләге авыл кешесенә геннар дәрәҗәсендә салынган бит. Бу теләк дәүләт ярдәменә нигезләнсә, максатка ирешү күпкә ансатрак булачак.
    2012 елда Татарстанда тагын бер өр-яңа программа эшләп китәчәк, ул "Эш башлаучы фермерларга 2012-2014 елларда ярдәм" дип атала. Программада катнашып, анда каралган чаралардан файдалану өчен шәхси эшмәкәр - крестьян-фермер хуҗалыгы буларак теркәлүгә 24 айдан да артык вакыт узмаган булырга, елына ким дигәндә 30 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп сатырга, ә крестьян-фермер хуҗалыгында 15 кә кадәр кеше эшләргә (ягъни микропредприятие параметрларына туры килергә) тиеш. Терлекчелек, иген үстерү белән шөгыльләнергә көн дә, мөмкинлекләре дә җитеп бетмәгән, әмма мөстәкыйль хуҗалык алып барырга теләгән башка уңганнарга да төрле юллар тәкъдим ителә. Әйтик, халык һөнәрчелеген үстерү. Андый кешеләргә дәүләт кирәкле җиһазларны, мәсәлән, чүлмәк, реклама-сувенир эшләнмәләре ясау өчен станокларны сатып алуда ярдәм вәгъдә итә. Моңа киткән чыгымнарның шулай ук 30 процентка кадәре субсидияләнәчәк.
    Авылда көнкүреш шартларының елдан-ел уңайрак була баруына карамастан, яшьләр язмышларын туган җирләре белән бәйләргә ашыкмыйлар. Нәтиҗә күз алдында: авыл халкы картая, балалар юк дәрәҗәсендә аз туа, районда халык саны күз алдында кими (2010 ел белән чагыштырганда 2011 елда бу кимү 45 кеше тәшкил иткән). Шуңа күрә авылларны саклап калу өчен дәүләткүләм чараларның иң нәтиҗәлеләрен кулланырга кирәк. Бу уңайдан югары уку йортларын тәмамлап, авылга эшкә кайткан белгечләргә матди ярдәм күрсәтү программасын да атап китәргә кирәк: авыл хуҗалыгы белгечләренә моңарчы бер тапкыр түләнә торган 20 мең сум "подъемный"ларның да берничә тапкыр артуы көтелә.
    Әмма авылда яшәп калуның төп шарты - кешене эш урыны һәм хезмәт хакы белән тәэмин итү. Быел эшләп китәчәк һәм дәвам иттереләчәк үсеш программалары нәкъ менә шул проблеманы чишүгә юнәлтелгән. Дәүләт сизелерлек ярдәм итә. Авылның булдыклы, үзен туган җирендә хуҗа итеп тоеп яшәргә теләгән уңганнары аннан файдалана белер, дәүләт белән кулга-кул тотынып эшкә керешер, дип ышанасы килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: