Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Кулы җиңел, диләр авылдашлары

Терлекчелек турында сөйләгәндә савымчы, бозау караучы һәм көтүче-терлекченең көндәлек авыр хезмәтен генә күз алдына китереп, без шулай ук зооветеринария белгечләре һәм ясалма орлыкландыру технологлары башкарган гаять җаваплы, максатчан хезмәт турында да онытырга тиеш түгелбез. Әйтик, ясалма орлыкландыру технологының тиз һәм төгәл эшләве, аның хезмәт шартлары киләчәктә сау-сәламәт, нык бозаулар тууның,...

Йортларында сыер асраучыларга бүген районда 21 ясалма орлыкландыру технологы үз хезмәтләрен тәкъдим итә.Кирәге чыгуга, сыер хуҗасының беренче чакыруы буенча ук алар әйтелгән адрес буенча килеп җитәләр һәм сыерны ясалма каплатуны башкаралар.
Әлеге хезмәтнең бөтен нечкәлекләрен белгән тәҗрибәле шундый белгечләрнең берсе белән без аның эш урынында очраштык. Һәрвакыттагыча, Иске Матак авыл җирлегенә хезмәт күрсәтүче технолог Евгений Леонтьев чираттагы чакыру буенча чыгып китәргә әзерләнә иде. Аның кабинетындагы эш өстәлендә нинди генә прибор һәм препаратлар юк! Билгеле, махсус герметик савытта сперма да саклана биредә.
- Менә сперманы тиешле температурага җиткәнче җылытам һәм чакыру буенча бер йортка барып кайтам,- диде ул һәм аңлатып бирүне кирәк дип тапты: - Безнең үз эшебезне ни дәрәҗәдә тиз һәм сыйфатлы итеп башкаруыбыз каплатыла торган сыерның, аның булачак бозавының "язмышларын" гына билгеләп калмый, ә бәлки терлекләрнең алга таба продуктлылыгына нигез дә сала.
Төп һөнәре буенча электрик ул Евгений, элек "Әлки" совхозында эшләгән. Әмма тормыш башка белгечлек үзләштерергә мәҗбүр иткән. Менә 15 еллап инде ул Иске Матак авыл җирлегендә яшәүчеләргә терлекләрне ясалма каплату буенча хезмәт күрсәтә, чакыручылар булса, башка авылларга да барып җитә. Хезмәтен тырышып башкаруы, аның уңай нәтиҗәләре белән Евгений Леонтьев авылдашлары арасында ихтирам казанган. "Кулы җиңел Евгенийның, беренче каплатуында ук сыер буазлана"-диләр аның хезмәтеннән файдаланган хуҗалар.
Евгений Петрович бик төгәл итеп җурнал алып бара, кемнең сыеры кайчан бозаулаган, кайчан каплатылган, чираттагы бозавын кайчан китерәчәк - барысы да теркәлгән әлеге җурналда.
- Шулай да була, бер үк сыерны берничә тапкыр каплатырга туры килә. Шуннан соң да нәтиҗә булмаса, малкайны ветеринар-табибка күрсәтергә, дәва билгеләргә кирәк,-ди ул.
Евгений Петрович эшен белеп башкара. Шуңа да ул районның иң оста ясалма орлыкландыру технологларының берсе санала. Аны Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Георгий Нагорнов та мактый. Аның әйтүенчә, җирлек биләмәләренә кергән авылларда 182 баш сыер асрала. Үткән елда барлыгы 118 сыер ясалма каплатылган булган, хуҗалары яңа туган бозаулардан канәгать. Менә шунысы иң мөһиме дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Животноводство