Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Куркып калмагыз

9 апрельдә, сишәмбе көнне, сәгать 10 нан 12 гә кадәр Татарстанда халыкка гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системасының техник әзерлеген сынау буенча өйрәнүләр үткәрелә.

Халыкны гадәттән тыш хәл турында кисәтү өчен электр сиреналары файдаланылачак. Өйрәнүләр вакытында кешеләрнең тыныч булулары һәм тәртипне саклаулары сорала.

Безнең "энҗеләр" - призлы урыннарда
Мартның соңгы көннәрендә регионнар арасында "Халык энҗеләре" дип аталган балалар һәм яшьләр фольклор коллективлары конкурсы булган иде.
Анда безнекеләр дә катнашып, барысы да призлы урыннар алдылар: "Бәхетлеләр" ("Счастливчики") хореография коллективы һәм Югары Әлки балалар бакчасына йөрүче Яруллина Алсинә I дәрәҗә дипломга ия булдылар. Базарлы Матактан Вәлиуллина Ләйсән һәм Билалова Динә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.

Министр урынбасары кабул итә
19 апрельдә район эчке эшләр бүлеге бинасында ТР эчке эшләр министры урынбасары эчке служба полковнигы Динниулов Дамир Равил улы видеоконференция режимында гражданнарны кабул итәчәк.
Министр урынбасарына шәхси мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәргә теләгән кешеләргә 17 апрельгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлегенә килеп гариза тапшырырга кирәк. Белешмәләр өчен тел.: 291-29-10, 20-1-02, 21-6-90.

Машина номеры танырлык булсын
Ел башыннан бирле район юлларында КРИС-П приборлары эшли башлады.
Алар ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1300 очрагын теркәп өлгергән инде әлеге җайланмалар. Алар тиешенчә эшләсен өчен транспорт чарасының дәүләт номеры әйбәт хәлдә булырга тиеш. Озак куллану сәбәпле бозылган, танымаслык хәлгә килгән номерларны Чистай я Казанга барып алыштырырга кирәк, чөнки дәүләт стандартына туры килмәгән номер кулланган өчен 500 сум күләмендә штраф салу каралган, дип кисәтәләр ЮХИДИ инспекторлары. Алар бу елның 3 аенда әнә шундый тәртип бозуның 17 очрагын ачыклаганнар да инде.

Сабантуй көннәре билгеле
ТР Президенты фәрманы нигезендә, быел авылларда һәм район үзәкләрендә Сабан туйлары 8-9 июньдә үтәчәк.
Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә милли бәйрәмебез 15 июньгә билгеләнгән. Республика башкаласы Казанда исә Сабан туе гадәттәгедән бераз соңрак - 13 июльдә була.

"Ак Барс" банкында отышлы кредитлар
"Ак Барс" банкы ААҖ вкладлар буенча процент ставкаларының артуы турында хәбәр итә.
Биредә шулай ук чагыштырмача түбән процент ставкалары буенча барлык төр кредитлар тәкъдим итәләр. Банк хезмәтләреннән файдаланыгыз!

Эшчәнлек башладыңмы - хәбәр ит
Юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр эшмәкәрлек эшчәнлеген башлап җибәрүләре турында кичекмәстән ТР «Роспотребнадзор» идарәсенә хәбәр итәргә тиешләр.
Хәбәр бирү тәртибе турында мәгълүматларны 16.rospotrebnadzor.ru һәм rpn.tatarstan.ru сайтларында "Реестр уведомлений юридических лиц и индивидуальных предпринимателей" бүлегендә табарга була. Өстәмә мәгълүматны «Роспотребнадзор» идарәсендә һәм аның территориаль бүлекләрендә дә ала аласыз. Эшмәкәрлек эшчәнлеген башлау турында хәбәр итмәгән яисә дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар биргән өчен 30 мең сумга кадәр штраф төсендә административ җаваплылык каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев