Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Күл чистартыла

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты Түбән Биктимер авылының олы юл буендагы күлен чистарттыра башлады.

Әлеге күл күпләрнең балык каптырырга яраткан урыны иде. Биредә эссе көннәрдә су коенырга туктаучылар да күп булды. Әмма соңгы елларда күлнең суы кимеде, аны камыш басты. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты, халык үтенечен искә алып, күлне чистарттыру эшенә кереште. Аның төбендәге уңдырышлы ләмне басуга ташыйлар. Күл яңарып китәр, янә күпләрнең ял итү урынына әйләнер әле.

Полициянең яңа бинасы төзелә

Базарлы Матакта ел башыннан ук район эчке эшләр бүлегенең яңа бинасы төзелешендә җанлы эш башланды.

"Стройдорсервис" былтыр җәй айларында әлеге корылмага нигез салып эшли башлаган иде. Берара туктап торганнан соң, бу ел башыннан оешма төзелеш эшләренә кабат тотынды. Хәзер төзүчеләр эчке эшләр бүлегенең административ корпусының (ул ике катлы) стеналарын күтәреп бетереп киләләр. Янәшәдә үк спорт залы бинасы да корыла башлады. Анысы 1 мең квадрат метр зурлыгында булачак.

Уртача 15 мең сум

"Хузангай" кооперативында хәзерге вакытта 150 кеше эшли, аларның уртача хезмәт хакы 15830 сум тәшкил итә.

Гыйнварда эшчеләргә 1,5 миллион сум күләмендә хезмәт хакы исәпләнгән. Узган 2012 елда кооператив үз эшчеләренә 29 млн. 120 мең сум хезмәт хакы түләгән.

Гаражлары балкып тора

Район газ эксплуатацияләү службасы автомобиль юлы буендагы гаражына 2 миллион сумлык капиталь ремонт үткәрде.

Әлеге зур гаражның түбәсе профнастил белән ябылды, тәрәзәләре алыштырылды, фасады сайдинг белән тышланды. Шулай ук яңа котел урнаштырылып, җылылык системасы да яңартылды. Әлеге оешма 2011 елда үз карамагындагы газүткәргечләрнең 100 километрын буяп чыккан иде. Узган ел 30 километр газүткәргеч буялган, быел да шулкадәр буялачак. 3-4 ел эчендә газ торбаларының буяулары тулысынча яңартылачак.

Волан чөеп ярыштылар

Яңа Салман мәктәбендә бадминтон буенча район ярышлары үткәрелде.

Оста уен күрсәтеп, Юхмачы мәктәбе бадминтончылары җиңү яуладылар (тренерлары Ф.Корбанаев). Икенче урында - Яңа Салман мәктәбе командасы, укучылар тренер И.Хәйруллин җитәкчелегендә шөгыльләнә. Тагын ике команда - Иске Матак һәм Хлебодаровка мәктәпләре бадминтончылары өченче урынны бүлештеләр (тренерлар М.Леонтьев, А.Сафиуллин).

Ат югалган

Иске Әнҗерә авылында 11 февральдән 12 сенә каршы төндә шәхси хуҗалыктан ат урлаганнар.

Урланган ат "Кызыл Шәрык-Агро" отрядыныкы булган. Атны җигеп эшләүче кеше аны үз хуҗалыгында кундырган. Төнлә ул аны карап та кергән. Ә иртән инде таза, матур бахбайның юкка чыкканлыгы ачыкланган. Полиция хезмәткәрләре кардагы аяк эзләре буенча каракларның йортта икәү эш иткәнлекләрен ачыклыйлар. Әмма угрыларны кайнар эздән эләктерү насыйп булмый. Тикшерү, бурларны эзләү дәвам итә. Моңа кадәр (ике ай элек) шул ук авылда бер йорттан ике сыер югалган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хузангаевский