Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Лисенков исемендәге район тарихын йөрәнү музеенда Петр Хузангай иҗатына багышланган кичә булды

Лисенков исемендәге район тарихын йөрәнү музеенда якташыбыз, чуаш халык шагыйре Петр Хузангай иҗатына багышланган кичә булды. Әлеге чара шагыйрьнең тууына 108 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Анда Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Хәбибуллина җитәкчелегендә 5 Б сыйныф укучылары һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре катнашты. Музей хезмәткәрләре Хузангайның...

Лисенков исемендәге район тарихын йөрәнү музеенда якташыбыз, чуаш халык шагыйре Петр Хузангай иҗатына багышланган кичә булды.

Әлеге чара шагыйрьнең тууына 108 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Анда Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Хәбибуллина җитәкчелегендә 5 Б сыйныф укучылары һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре катнашты. Музей хезмәткәрләре Хузангайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдылар. Ә балалар аның шигырьләрен сөйләделәр, рус телендәге әкиятне сәхнәләштерделәр, викторинада катнаштылар. Китапханәче Надежда Сидрова Хузангай шигырьләрен чуаш телендә дә укып күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев