Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районы мәдәният бүлеге “Ларгус” автомобиле белән бүләкләнде

www.avtobeginner.ru Республика Мәдәният министрлыгының 27 гыйнварда булган коллегия утырышында узган елгы эшләргә йомгак ясалды, алга бурычлар билгеләнде. Үткән Мәдәният елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр, байтак районнарга автомобильләр тапшырдылар. Районыбыз мәдәният бүлеге дә җиде урынлы "Ларгус" машинасына ия булды. "Кечкенә автобус тибындагы бу машина үзешчәннәребезгә авылларга концерт куярга йөрү...

www.avtobeginner.ru

Республика Мәдәният министрлыгының 27 гыйнварда булган коллегия утырышында узган елгы эшләргә йомгак ясалды, алга бурычлар билгеләнде. Үткән Мәдәният елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр, байтак районнарга автомобильләр тапшырдылар. Районыбыз мәдәният бүлеге дә җиде урынлы "Ларгус" машинасына ия булды. "Кечкенә автобус тибындагы бу машина үзешчәннәребезгә авылларга концерт куярга йөрү өчен бик кулай",-ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.

Район мәдәният йорты каршында эшләүче халык театры 150 мең сумлык грант откан иде. Коллегия утырышында аның сертификаты тапшырылды. Әлеге акчага театр өчен сәхнә костюмнары алырга исәп тоталар.

Быелга бурычлар димәктән, район мәдәният йортында капиталь ремонтны төгәлләү һәм Түбән Колчуринода күп функцияле мәдәни үзәк төзү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев