Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районы музыка мәктәбе укучылары “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә район турында дүрт призлы урын яуладылар

www.kazan-day.ru Район музыка мәктәбе укучылары, беренче мәртәбә "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә катнашып, район турында дүрт призлы урын яуладылар. Район Иҗтимагый советының узган ел октябрь аенда булган утырышында музыка мәктәбе укучыларының "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә үз осталыкларын күрсәтмәве тәнкыйтьләнгән иде. Моны исәпкә алып, быелгы бәйгегә мәктәп җентекләп әзерләнгән. Район сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясап, "Вокал-соло" номинациясендә...

www.kazan-day.ru

Район музыка мәктәбе укучылары, беренче мәртәбә "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә катнашып, район турында дүрт призлы урын яуладылар.

Район Иҗтимагый советының узган ел октябрь аенда булган утырышында музыка мәктәбе укучыларының "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә үз осталыкларын күрсәтмәве тәнкыйтьләнгән иде. Моны исәпкә алып, быелгы бәйгегә мәктәп җентекләп әзерләнгән. Район сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясап, "Вокал-соло" номинациясендә 5 яшьлек Ясминә Камалова һәм Мәликә Хәйретдинова, 7 яшьлек Сәминә Камалова, Камилә Гайнуллина, Аделина Хәйруллина, Юлия Сивенкова, Аделя Хәйруллина, "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә "Домисольки", "Мелодия" төркемнәре һәм "Ангелы" триосы зона турына узды.

* * *

Республика Мәдәният министрлыгы узган елгы эш нәтиҗәләре буенча район музыка мәктәбен фортепиано белән бүләкләде.

"Бу уку елында музыка серләренә өйрәнергә теләүче балалар да шактый артты",-ди музыка мәктәбе директоры Алсу Сутягина. Хәзер мәктәптә 141 бала өстәмә белем ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев