Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районы православныйлары бу атнада Майчабуны (Масленица) билгеләп үтәләр

zerberus.ucoz.ru Районыбыз православныйлары бу атнада Майчабуны (Масленица) билгеләп үтәләр. Православие календаре буенча Майчабу быел 16-22 февральгә туры килә. Ә 23 февральдә инде Бөек ураза (Великий пост) башлана. Православныйлар Майчабу атнасының төп мәгънәсен якыннарың белән дуслашуда, үпкәләрне гафу итүдә, Бөек уразага әзерләнүдә күрәләр. Бу көннәрне туганнарың, якыннарың, дусларың белән аралашуга, игелекле...

zerberus.ucoz.ru
Районыбыз православныйлары бу атнада Майчабуны (Масленица) билгеләп үтәләр.
Православие календаре буенча Майчабу быел 16-22 февральгә туры килә. Ә 23 февральдә инде Бөек ураза (Великий пост) башлана. Православныйлар Майчабу атнасының төп мәгънәсен якыннарың белән дуслашуда, үпкәләрне гафу итүдә, Бөек уразага әзерләнүдә күрәләр. Бу көннәрне туганнарың, якыннарың, дусларың белән аралашуга, игелекле гамәлләр кылуга, мескеннәргә, мохтаҗларга ярдәм итүгә багышларга кирәк.
Элек-электән Майчабуда авылның бөтен халкы - яше дә, карты да, ярлысы да, бае да катнашкан. Кешеләр чана шуганнар, кар бәрешеп уйнаганнар, бер-беренә кунакка йөрешкәннәр, рәхәтләнеп күңел ачканнар, Майчабу карачкысы яндырганнар. Бу бәйрәмдә һәр йортта һичшиксез коймак, кабартма пешергәннәр. Бөек уразага әзерләнүгә багышланган бу атнада сөт ризыклары, шул исәптән атланмай (бәйрәмнең исеме дә шуннан килеп чыккан), балык ашарга рөхсәт ителгән. Майчабуны кышны озату бәйрәме буларак та үткәргәннәр.
Бу атнаның якшәмбесендә - 22 февральдә Базарлы Матак үзәгендә Майчабу бәйрәменә, шулай ук Ватанны саклаучылар көненә багышланган ярминкә үтәчәк. Байтак авылларда да ялларда Майчабуны зурлап бәйрәм итәргә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X