Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“Татарстан чаңгы юлы-2015”. Фоторепортаж

7 февральдә "Яшь имәннәр" савыктыру лагере базасында "Кышкы спорт төрләре көне" нә багышланган "Татарстан чаңгы юлы-2015" акциясе булды. Анда төрле яшьтәге йөздән артык райондашыбыз катнашты. Көннең салкынча булуы да куркытмаган. Ике километрга якын дистанцияне җилдәй узып ярышырга дип чаңгы спортын чын-чынлап яратучылар килгән. -73 яшьтә булсам да, кышкы беренче кар...

7 февральдә "Яшь имәннәр" савыктыру лагере базасында "Кышкы спорт төрләре көне" нә багышланган "Татарстан чаңгы юлы-2015" акциясе булды. Анда төрле яшьтәге йөздән артык райондашыбыз катнашты.

Көннең салкынча булуы да куркытмаган. Ике километрга якын дистанцияне җилдәй узып ярышырга дип чаңгы спортын чын-чынлап яратучылар килгән.

-73 яшьтә булсам да, кышкы беренче кар төшү белән чаңгыга басам һәм язга кадәр аннан аерылмаска тырышам. Сәламәтлекне ныгыту, чыныгу өчен менә дигән чара бу,-ди Карга авылыннан Исхәт Гәрәев. -Бердәм рәвештә чаңгы юлына басуны оештыручыларны бик хуплыйм. Ә бех, өлкәннәр, яшьләребезгә үрнәк күрсәтергә тиеш.

Дәртле музыка уйнап тора. Урман буйлап тигез, шома чаңгы юлы сузылган. Ярышта катнашучылар өчен кайнар чәй, сәүдә ноктасы да бар. Ә читтәрәк өстәл өстенедә җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. Ярдәм күрсәтергә кирәк була калса, шәфкать туташы шунда гына. Дистанциядә ярышучыларны күзәтү өчен кар машинасы да бар.

Чаңгычыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, баз хөекмдар Николай Ирдинкин сәламләделәр.

Менә старт бирелде. Чаңгычылар якты кояш нурлары астында ялтырап яткан ап-ак чаңгы юлыннан алга ыргылды. Хатын-кызлар арасында дистанцияне беренче булып Иске Тахталадан Наталья Смирнова узды. Алпардан Гүзәл Һадиева - икенче, Базарлы Матактан Людмила өченче булдылар. Ир-атлар арасында исә Иске Матактан Николай Ирдинкин беренчелекне яулады. Виталий Абасев (Иске Тахтала) - икенче, Илдар Сөләйманов (Базарлы Матак) өченче урыннарны алдылар.

Пенсия яшендәге хатын-кызлар арасында Галина Исаева (Иске Матак) - беренче, Татьяна Горбунова (Базарлы Матак) икенче урында. Пенсиянер ир-атлар арасында җиңүчеләр -Николай Ефимов (…Шәпкә), Зөфәр Сәгыйров (Кошки).

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге иң яшь чаңгычы Әмир Аитовка (Базарлы Матак), иң өлкән катнашучы Әсхәт Гәрәевка (Карга) үз бүләкләрен тапшырды.

]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев