Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Мактаулы исем бирелде

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Сәгъдиев Әсхәт Минзыятдин улына "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

Юл төзелеше дәвам итә
"Алексеевскдорстрой" ААҖ Әлки филиалы коллективы күтәртелгән юлларны төзекләндерү белән мәшгуль.
Казан ягыннан районга кергәч 5 километр озынлыгындагы күтәртелгән юлның ике ягына да балчык ташып, юлның авышлыгын сөзәкләндереп чыктылар. Бу участокта эш төгәлләнде. Хәзер 15 берәмлек техникадан торган бригада олы юлдан Карамалыга кадәр күтәртелгән юлны шулай ук төзекләндереп чыгачак. Бу юлның озынлыгы да 5 километр. Быел Карамалыга илтүче әлеге юлга асфальт түшәү дә планга кергән.

Балалар театрлары бездә җыелды
24-25 февральдә Балалар иҗат йорты республиканың ун районыннан килгән Балалар театр коллективларын кабул итте.
Бу көннәрдә районыбызда "Иделкәем" балалар һәм үсмерләр театрлары һәм курчак театрлары коллективлары республика смотр-конкурсының зона туры узды. Чистай һәм Аксубай районнарыннан килгән балалар театр төркемнәре сәхнәдә аеруча зур осталык күрсәтте. Югары Әлморза авылының "Умырзая" театр төркеме (җитәкчесе Лилия Муратова) сәхнәдә куйган "Диетик фаҗига" юмористик күренеше дә жюри тарафыннан югары бәяләнде.

Кадастр паспорты кирәк
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан биналарны, корылмаларны, төзелеп бетмәгән объектларны дәүләт исәбенә алуның РФ Икътисадый үсеш министрлыгының 577 нче номерлы 14 октябрь 2011 ел боерыгы белән расланган тәртибе гамәлгә кертелде.
Техник паспортлары булган, әмма хокуклары теркәлмәгән капиталь төзелеш объектлары хуҗаларына 31 мартка кадәр кадастр паспорты алу өчен кадастр исәбе органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки 1 апрельдән объектны исәпкә кую өчен техник паспортлар түгел, техник планнар соралачак.
Капиталь төзелеш объектларын дәүләт исәбенә алу өчен техник паспорт кәгазьдә һәм электрон рәвештә (ХМL-файл) кабул ителә. Техник паспортның ХМL файлын техник паспортны ясаган шул ук техник инвентарьлаштыру органы әзерли.
Хокуклары рәсмиләштерелгән һәм теркәлгән милекчеләргә карата берни дә үзгәрмәде.

Төз аталар
Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призына һава мылтыгыннан ату буенча республика ярышларында катнашып, Иске Чаллы мәктәбе командасы уңышлы чыгыш ясады.
Фәттахов Рәзил командага 84 очко, Гадиев Илфат һәм Шәмсетдинов Илнур 71-70 очко китерделәр. Укучыларны ярышларга тренер Галләмов Фәрит әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алексеевскдорстрой