Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Мансур Ганиевның тормыш юлында булган кызыклы хәлләр

www.picstopin.com «Русча укып, шуны аңламыйсың» Казанда әтиемнең энесе - Нургазиз абый гомер кичерде. Бик дини, татар җанлы, гомумән, үзенчәлекле, җор күңелле, тапкыр кеше иде. 1960 елда булды бу хәл. Нургазиз абыйдан әти исеменә телеграмма килеп төшә. Укып мәгънәсен аңларга мине мәктәптән кайтканымны көткәннәр, үзләре генә аңламаганнар. Белгән-күргәннәрдән дә укытып караганнар....

www.picstopin.com

«Русча укып, шуны аңламыйсың»


Казанда әтиемнең энесе - Нургазиз абый гомер кичерде. Бик дини, татар җанлы, гомумән, үзенчәлекле, җор күңелле, тапкыр кеше иде. 1960 елда булды бу хәл.
Нургазиз абыйдан әти исеменә телеграмма килеп төшә. Укып мәгънәсен аңларга мине мәктәптән кайтканымны көткәннәр, үзләре генә аңламаганнар. Белгән-күргәннәрдән дә укытып караганнар. Миннән дә булмады.


-Русча укыйсың бит, ыштан туздырып йөрисең,-дип ачуланды әти.


Нургазиз абыйның 18 яшьлек кызы кияүгә китә икән. Телеграмманы, туйга чакырып, ярым татарча язарга уйлаган. Янәсе, хәрефләр бит русча, барыбер барып җитәр. "Приезжайте 28 шаригать никах",-дип язган.


Район үзәгеннән моны телефон аша гына Иске Матактагы почтага җибәргәннәр, алай тиз килеп җитә бит. Иске Матак почтасында телеграмманы телефоннан кабул итеп, почта ташучыга биргәннәр.


Язылган болай: "Абдул Салман Ганиеву Корбану приезжайте 28 шарага нахал".

Менә сиңа «ватык телефон»


Мәктәптә укулар беткәч, җәйге каникулда Алмазны әти-әниләре Чувашстандагы Козловка шәһәреннән Яңа Үргәгарга әби-бабаларына китереп калдыралар.
Бервакыт Алмаз чирләп китә, кечкенәдән үк башланган авыруы кузгала. Район үзәге табиблары ничек дәваларга кирәк икәнен ачыклар өчен баланың медицина карточкасын тиз генә китереп җиткерергә дигән бурыч куялар. Алмазның бабасы Нәбиулла агай кызы белән кияүгә телеграмма җибәрә (телефоннар әле юк): "Алмаз заболел срочно привезите мед карточку".


Козловкадагы кияү белән кызга мондый телеграмма килеп ирешә: "Алмаз заболел срочно привезите мёд картошку".


Эштән ашыгыч рөхсәт алып, ирле-хатынлы 3 литрлы банка белән бал сатып алып авылга кайтып төшәләр. Кызлары бусагадан ук аптыравын белдерә: бәрәңге бит үзегездә ярты баз, ә безнеке күптән бетте,-ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев