Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Матбугат көне белән!

Иртәгә, 19 майда, Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелә.

1998 елдан бирле үткәрелүче бу бәйрәм бер гасыр элеккеге Петербург шәһәренә барып тоташа. 1905 елның 19 маенда анда беренче Гомумроссия татар газетасы "Нур"ның тәүге саны басылып чыккан. Татарстан журналистларының һәм газета-журналлар нәшер итү белән бәйле барлык һөнәр ияләренең профессиональ бәйрәме әнә шул дата хөрмәтенә билгеләнә. Безнең район газетасының да 80 еллык тарихы бар. Бу чор эчендә газета чыгаруда кемнәр генә хезмәт куймаган! Нинди генә вазыйфа биләмәсеннәр - яңалыклар, мәгълүматлар туплап газетага мәкаләләр әзерлиләрме, хәреф җыялармы, газета басалармы - аларның һәркайсы үз хезмәтен фидакарьлек һәм җаваплылык белән башкарды, район газетасын укучыга үзвакытында җиткерү өчен бөтен тырышлыгын куйды. Төрле елларда район газетасы редакциясендә һәм типографиясендә эшләгән барлык коллегаларыбызны һөнәри бәйрәмебез белән кайнар котлыйбыз. Сезгә дә ихлас тәбрикләүләребезне җиткерәбез, хөрмәтле укучыларыбыз! Чөнки бу безнең уртак бәйрәмебез. Алга таба да сезнең белән бергә булсак иде!

Республика конкурсында җиңү яуладылар
Район ЗАГС бүлеге начальнигы Рузалия Габдразак кызы Сафина һәм Иске Хурада авыл җирлеге башлыгы Сергей Владимирович Новиков "Муниципаль район муниципаль берәмлеге органы иң яхшы җитәкчесе" дипломы белән бүләкләнделәр.
Бу дәрәҗәле бүләккә алар "2011 ел йомгаклары буенча муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" республика конкурсы нәтиҗәләре нигезендә ия булдылар.

Арзанракка язылырга була
20 майга кадәр район газетасына ташламалы бәядән язылырга мөмкин.
"Бөтенроссия подписка декадасы" 20 майга кадәр дәвам итә. Бу чорда "Әлки хәбәрләре"нә 247 сум 56 тиеннән язылырга була. Мөмкинлектән файдаланып калыгыз!

Хроника
Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп Платонова Мария Андреевна билгеләнде.
М.А.Платонова соңгы елларда районыбызда халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры булып эшләде. Ул 19… елгы, югары белемле, гаиләле, ире белән ике бала тәрбиялиләр.
* * *
Хәбибуллина Рәйсә Хәсән кызы, лаеклы ялга китүе сәбәпле, Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасыннан азат ителде.

Совет утырышы була
22 майда, 10.00 сәгатьтә, район мәдәният йортында муниципаль район советының ундүртенче утырышы була.
Утырышның көн тәртибенә муниципаль районның яңа редакциядә Уставы проекты, 2012 ел бюджетына үзгәрешләр кертү турында һәм башка мәсьәләләр кертелә.

11 июнь - район Сабан туе
Район Сабан туе 11 июньгә билгеләнде.
Бәйрәм район үзәгендәге "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере янындагы үзәнлектә узачак.
Сабан туе программасы бик бай. Анда районыбызның хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү, спорт ярышлары, татарча көрәш, ат чабышлары, гер күтәрү, колгага менү, чүлмәк вату, аркан тартышу, капчык сугышы һәм башка аттракционнар булачак. Сабан туенда катнашучыларга төрледән-төрле сәүдә нокталары, җәмәгать туклану предприятиеләре хезмәт күрсәтәчәк. Бәйрәмдә артистлар, үзешчән сәнгать осталары зур концерт белән чыгыш ясар, төрле халык уеннары оештырылыр, күңелле җыр һәм музыка яңгырап торыр.
Барлык райондашларны, кайткан кунакларны Сабан туе бәйрәменә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алькеевские вести