Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Мәктәпләр төзекләнә, йортлар салына

Районда быел да күп кенә төзелеш-ремонт эшләре башкару күздә тотыла. Объектларның кайберләрендә инде төзүчеләр эшне киң колачка җәелдерергә дә өлгерделәр.

Билгеле, кызу төзелеш, ремонт эшләренә керешкәнче, һәр объектның проектларын булдырып, аларны бик күп төрле килештерүләр аша үткәреп, экспертизалар уздырып, теге яки бу программага кертү кебек гаять четерекле, үҗәтлек сорый торган мәсьәләләр хәл ителә. Ул эшләрне район җитәкчеләре һәрчак алдан кайгыртып, хәл итү чараларын күрә.
Инде 2013 елда нинди төзелеш, ремонт эшләре башкарыласы нигездә хәл ителгән. Төзелеш объектлары арасында иң күләмлесе - район эчке эшләр бүлеге өчен ике корпустан торган яңа бина. Бу корылма федераль бюджеттан финанслана. Аны район җитәкчелеге, республикабыздан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары ярдәменә таянып, 2012 елда финанслау планына кертүгә ирешкән иде. Әлеге төзелешне "Стройдорсервис" ҖЧҖ алып бара. Биредә эшләүче төзүчеләрнең күпчелеге Әлки егетләре. Яңа елга аяк басуга объектта эшләр җанланды. Хәзер инде ике катлы административ корпусның түбәсе ябылды, янәшәдәге спорт залы бинасында исә кыекларны эшли башларга торалар.
Быел Хурада авылында 200 тамашачы урынына исәпләнгән күп функцияле үзәк төзү эшләре дәвам итә. Әлеге корылманы "Строитель и К" ҖЧҖ төзи. Объектның смета бәясе 10 миллион сумга якын. Бинаның стеналары торгызылган инде. Бу көннәрдә төзүчеләр аның түбәсен ябарга керешәчәкләр. "Строитель и К" җәмгыяте егетләренең мондый төзелешне кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп башкару тәҗрибәләре бар. Узган ел Әхмәт авылында шундый күп функцияле үзәкне сафка бастырып, әлеге хезмәтләре өчен бу төзелеш оешмасы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының беренче дәрәҗә Дипломы белән дә бүләкләнгән иде.
Гомумән, "Строитель и К" төзүчеләре өчен бу ел бик "кызу" булырга охшап тора. Алар өч ятим бала һәм өч Бөек Ватан сугышы ветераны өчен өйләр салып файдалануга тапшыруны күздә тоталар. Хлебодаровка һәм Иске Чаллы авылларында модульле ФАП биналары төзү өчен нигез салу эшләре башкарылган. Быел тагын җиде фельдшер-акушерлык бинасын төзекләндерәчәкләр. Борискино урта мәктәбенә быел капиталь ремонт үткәреләчәк, әлеге күләмле һәм җаваплы хезмәт тә "Строитель и К" җәмгыятенә тапшырылган. Бу мәктәптә 10 миллион сумга якын күләмдә ремонт башкару күздә тотыла. Төзүчеләр инде биредә төзекләндерү эшләренә керешкәннәр дә.
Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча республика программасына районның тагын ике уку йорты кертелде. Бу Иске Матак һәм Алпар урта мәктәпләре. Иске Матак мәктәбен "Төзелеш" ҖЧҖ төзекләндерәчәк. Әлеге төзелеш оешмасы егетләре район үзәк хастаханәсенең терапия корпусын, Базарлы Матак урта мәктәбе бинасын сыйфатлы итеп ремонтлап, үзләрен оста төзүчеләр итеп күрсәттеләр инде.
Район үзәгендә балалар бакчаларында гел урыннар җитми. Бакчага урнашу өчен ел саен 80-100 бала чиратта тора. Быел әлеге мәсьәләне хәл итү буенча да күләмле эшләр башкару күздә тотыла. "Әлки төзелеш компаниясе" ҖЧҖ элек хуҗалыкара төзелеш оешмасы конторасы булган ике катлы бинаны балалар бакчасы итеп үзгәртеп коруга алынды. Биредә 20 шәр баладан торган 7 төркемгә - барысы 140 урынга исәпләнгән бакча булачак. Әлеге төзелеш өчен республика бюджетыннан 14 миллион 726 мең сум акча бүлеп бирү каралган.
Пенсия фондының район идарәсе өчен ике катлы бинага капиталь ремонт ясау һәм янкорма төзү алып барыла. Яңартылган бинада халыкка хезмәт күрсәтүне иң заманча технологияләр ярдәмендә оештыру мөмкинлеге тудырылачак.
Быел районда юл төзелеше буенча да шактый эшләр башкару планлаштырыла. Иске Салманнан Иске Тахталага чаклы 6 километрдан артыграк арада асфальт юл салыначак. Югары Кәчи авылына кадәр дә 5 километр юлга асфальт түшәлә. Шулай ук Чуаш Шәпкәсеннән Татар Төгәлбәенә хәтле 5 километр юлга асфальт төзү күздә тотыла. Югары Кәчи һәм Төгәлбәй авылларының төп урамнарына 600 әр метр озынлыгында асфальт юл салу планлаштырылган.
Кыскасы, районда төзелешләр сезоны башланды. Яңа корылган, ремонтланган объектларның район халкының яшәү, эшләү шартларын тагын да яхшыртасына сөенергә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев