Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Мин район электр челтәрләрендә 16 ел хезмәт куйдым, – ди Азат ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ

yandex.ru "Әлки хәбәрләре" газетасында Шәүкәт Вәлиевнең "Олы юлның башы шулай булды" дигән язмасы басылган иде. Шуны укыгач, минем дә хатирәләрем яңарды. Шәүкәт Вәлиевич белән мин дә районны электрлаштыру буенча дүрт ел эшләп калдым. Ул районда электр челтәре җитәкчесе иде. 1975 елда әлеге предприятие оешканчы районда подстанция эшли башлаган иде. 1964...

yandex.ru
"Әлки хәбәрләре" газетасында Шәүкәт Вәлиевнең "Олы юлның башы шулай булды" дигән язмасы басылган иде. Шуны укыгач, минем дә хатирәләрем яңарды.
Шәүкәт Вәлиевич белән мин дә районны электрлаштыру буенча дүрт ел эшләп калдым. Ул районда электр челтәре җитәкчесе иде. 1975 елда әлеге предприятие оешканчы районда подстанция эшли башлаган иде.
1964 елда районнан безне, 17 егетне җыеп, Чистайга электрик һөнәренә укырга җибәрделәр. Тиздән безгә Зәй ТЭЦ ыннан электр килә башлый, шуңа белгечләр кирәк, диделәр. Ике ай гына укыттылар да, районга кайтып баганалар утыртып, үткәргечләр суза башладык. Ул вакытта подстанциянең бер Т-40 тракторы, бер аты бар иде. Баганаларны күбесенчә көрәк белән казып утырттык. Дөрес, авыл эчендәге багана базларын казуда халык булышты. Һәр йортка икешәр багана утыртырга бүлеп чыга идек.
Авыл эчендәге баганаларны кул белән торгызып бастырабыз, ә кырдагыларын (алары авыррак) трактор белән тарттырып торгызып бастыра идек. Сирәк кенә булса да "Актай" совхозының иске "ЗИЛ" кранын безгә беркеткәләделәр. Ә багана өчен агачларны Тимерлек урманыннан хәзерләдек.
Базарлы Матак эчендәге электрүткәргечләрне Чистайдан килеп эшләделәр. Ә авылларны безгә - укып кайткан электрикларга бүлеп бирделәр. Безгә ярдәмгә Чистайда укучы студентларны беркетә иделәр. Кышын багана төпләрендәге җирне учак ягып эретә, аннан казый идек. Җитәкчебез Роберт Лотфуллин, ә мастерыбыз Рафаэль Хәлиуллин булды.
Мин район электр челтәрләрендә 16 ел хезмәт куйдым. Төрле чаклар булды инде. Бер елны 7 ноябрь алдыннан көчле җил чыгып, авылларда ут бетте. Октябрь бәйрәмендә районны утсыз калдыру ифрат зур бәла булачак иде безнең өчен. Миңа төнлә кул фонаре белән кырдагы линияләрне яктыртып, өзелгән урынны табу йөкләнде. Таң атканда гына Борискино авылы янында өзелгән чыбыкны табып, үзебезнекеләргә хәбәр иттем. Ә иртән инде аны ялгап, районны бәйрәм көнендә утлы иттек.
Тагын бер очрак бик истә. Үргәгаргә Норлат тимер юл станциясеннән трансформатор алып кайттык. Әмма аны күперчегенә бастырып кую өчен кран юк. Халык авылга электр килгәнне зур түземсезлек белән көтә иде бит. Кешеләр җыелышып такталардан күтәрткеч ясап, трансформаторны шуның буенча шудырып урынына утыртып куйдылар. Безгә электрны тоташтырасы гына калды.
Электр энергиясенең безнең якка килүе бик зур вакыйга иде шул ул чорда. Хәзер инде аннан башка бер көн яшәүне дә күз алдына китерә алмыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев