Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Намуслы хезмәтләре өчен

Ветеринария тармагында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен район ветеринария берләшмәсенең Түбән Әлки ветеринария участогы мөдире Садриев Шамил Наил улы һәм ветеринар-санитар экспертиза ветеринар табибы Кәлимуллина Әлфия Әнвәр кызы муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Өчкә арттык

Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм ике кыз дөньяга килде.

Өстәмә сайлау 4 мартка билгеләнде

Әлки муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясенең 2011 ел 9 декабрь карары (№3) белән, "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында" Федераль законның 10 маддәсе 7 пункты, 71 маддәсе 8 пункты, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 105 маддәсе 1 бүлеге, 123 маддәсе 2 бүлеге нигезендә муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлау 2012 елның 4 мартына билгеләнде.

Бу көнне "Иске Камка авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге вәкиллекле органы депутатын (3 нче бер мандатлы сайлау округы буенча) һәм "Яңа Үргәгар авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге вәкиллекле органы депутатын (2 нче бер мандатлы сайлау округы буенча) сайлау күздә тотыла.

Волейболчыларыбыз уңышы

10 декабрьдә районның ир-атлар җыелма командасы волейбол буенча республика беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады.

Алабуга шәһәрендә узган ярышларда безнең команда бишенче урынны алды. Шул рәвешле, "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте кубогына үткәрелгән волейбол бәйгесендә безнекеләр икенче лигада өченче гомумкоманда урынына ия булдылар.

"Зебра аулау" дәвам итә

Россия территориясендә, шул исәптән бездә дә, Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан "Зебра аулау" дигән акция үткәрелә.

Аның максаты - җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннарының нинди хәлдә булуларын ачыклау, җитешсезлекләрне бетерү. Моны исә гражданнарның, массакүләм мәгълүмәт чараларының хәбәрләренә таянып эшләячәкләр. Җәяүле юлларының начар хәлдә булуы өчен гаеплеләр шунда ук җавапка тартылачак. Юлдагы җитешсезлекләр турында www.rpolice.ru сайтына хәбәр итәргә кирәк.

Көзге чакырылыш солдатлары

РФ Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш барышында районнан 38 егет армиягә киткән инде.

Якшәмбе көнне биш егетне озатканнар. Ундүртенче декабрьдә призывникларның тагын берничәсе хәрби хезмәткә китте.

Кемнәр иң матур бизәнер?

Районыбыз авыллары Яңа ел бәйрәменә әзерләнә, бизәнә, матурлана.

Базарлы Матак үзәгенә төп чыршы куелды, аның тирә-юнендә балкып утлар кабынды. Бу көннәрдә урамнарны, оешма-учреждениеләр биналарын һәм әйләнә-тирәләрен бизәү эшләре бара. Һәр елдагыча, быел да коллективлар арасында биналарны Яңа елга иң матур итеп бизәүгә конкурс игълан ителде.

Кыш бабай - полицейский

Полиция участок уполномоченныйлары, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар, Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, яклауга аеруча мохтаҗ балаларны бәйрәм белән котларга әзерләнәләр.

Имин булмаган гаиләләрдә үсүче (андыйлар 26 булган), балигъ булмаганнар эшләре инспекциясендә исәптә торучылар (5 үсмер), "Каенкай" приютында яшәүчеләрнең исемлекләре булдырылган, бүләкләр әзерләнә. Яңа ел алды көннәрендә полиция хезмәткәрләре, сөйкемле Кыш бабай булып, бәйрәм күчтәнәчләре өләшәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев