Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Наркотикларга каршы марафон

28 июнь район мәдәният йортында наркотикларга каршы көрәш көненә багышланган марафон булып узды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Людмила Никошина, баш табибның медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Наталья Петухова, табиб нарколог Марат Назаров һәм табиб-валеолог Любовь Андронова наркотиклар һәм алкоголь эчемлекләрнең зыяны турында лекция укып, видеофильмнар күрсәттеләр. Очрашуның ахырында "Әфганнан Чечняга кадәр" вокаль-инструменталь ансамбль чыгыш ясады.

Урманга, саф һавага!
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр урманга походка барганнар. Өлкәннәрнең күңеле булган: саф урман һавасы сулап рәхәтләнгәннәр, дару үләннәре, җиләк җыйганнар, ял иткәннәр һәм бу чараны оештырган Татьяна Клянинага рәхмәт әйткәннәр.
Ә аңа кадәр интернат-йортта кече Сабантуй үткәргәннәр: приют тормышында актив катнашучыларны бүләкләгәннәр, уеннар, конкурслар оештырганнар. Ә гармунчы Николай Майоров бәйрәм итүчеләрне җырлаткан, биеткән, пешекче Ирина Салеева кайнар каймак һәм чәй белән сыйлаган.

Музей кунаклар кабул итә
Хлебодаровка мәктәп яны лагерына йөрүче укучылар районның туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар. Шулай ук Алексеевск бистәсеннән бертөркем балалар музей белән танышып киттеләр.
Бу көннәрдә Чистай районыннан район башлыгы урынбасары җитәкчелегендәге 30 кешелек делегация - авыл советы җирлекләре башлыклары да килде музейга. Экскурсиядән канәгатб калып, үзләре өчен күп яңалык һәм тәэсирләр алып киттеләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркомания