ussur.net
Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә укучы оныгым Әдилә дәресләрдән соң өйгә кайта да, кызып-кызып озакламый укытучылар белән бергә концерт куячаклары, анда кемнәр катнашасы, ничек әзерләнүләре хакында сөйли.
Гимназия һәр елны концертларын бик матур үткәрә иде. Ә быелгысы аеруча уңышлы булды. Һәр номер йөрәккә үтеп керерлек итеп уйланылган. Залдагылар һәр чыгышны...
ussur.net
Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә укучы оныгым Әдилә дәресләрдән соң өйгә кайта да, кызып-кызып озакламый укытучылар белән бергә концерт куячаклары, анда кемнәр катнашасы, ничек әзерләнүләре хакында сөйли.
Гимназия һәр елны концертларын бик матур үткәрә иде. Ә быелгысы аеруча уңышлы булды. Һәр номер йөрәккә үтеп керерлек итеп уйланылган. Залдагылар һәр чыгышны гөрләтеп алкышладылар.
Концерт нигездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылган. Ул укучылар һәм укытучылар хоры белән башланып китте. Яшь талант Әдилә Сәлахованың "Торналар" җыры күңелләрне тетрәндерде, күзләрне яшьләндерде. Алмаз Сәлахов, Алия Мөхәммәткәримова, Алинә Нәбиуллина башкаруындагы җырларны да тамашачы алкышларга күмде. Биюче балалар да кимен куймады, өлкән сыйныф укучыларының юмористик номерлары да кызык булды.
Зәки Зәйнуллинның "Кырык бернең арбалы хатыннары" драмасыннан өзекне карап, без сугыш дәһшәтен, сөйгән ярлардан мәңгелеккә аерылу ачысын, сугыш китергән кайгы-хәсрәтне үзебез татыгандай булдык. Рамилә Хәйдәрова, Алия Шәйхетдинова, Лилия Сафина, Рузия Сабирова, Лилия Фәракшина, Илһам Сабитов рольләрне бик оста итеп башкардылар. Рамилә Җәләлова "Вәхшәт" шигырен сөйләгәндә күзләребездән бертуктаусыз яшь акты.
Сәйдә Сәйфуллина, Илнур Шаһгалиев, Гүзәл Вәгыйзованың моңлы тавышлары беркемне битараф калдырмады. Ансамбльләрнең татар, рус, инглиз телләрендә башкарылган җырлары күңелләрне күтәреп, дәртләндереп җибәрде. Зилә Сафиуллинаның сәнгатьле итеп шигырь сөйләвен дә яратып тыңлады тамашачы.
Концертны алып барган Фәридә Яруллина, Әлфия Шаһгалиева, Руслан Советников, Гөлназ Шәрипова үзләренең ягымлы тавышлары белән һәркемне сокландырдылар. Чын артистлар диярсең…
Концертның шундый югары дәрәҗәдә узуы беренче чиратта гимназия директоры Фәридә Яруллинаның оештыру сәләтенә бәйле. Бу концерт оста җитәкче оештырган бердәм, тату коллективның уртак казанышы булды. Рәхмәт аларга!
Нет комментариев