Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә авырлык күтәрү буенча өч төр ярышны үз эченә алган ачык турнир булды

Бүген Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап күпме чаралар, шул исәптән спорт ярышлары үткәрелә. Үткән атнада миңа шундый ярышларның берсендә булырга туры килде. Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең иркен якты залында авырлык күтәрү буенча өч төр ярышны үз эченә алган ачык турнир булды. Әлеге бәйге сыйныфташым Касыйм Зыятдинов тырышлыгы белән оештырылды. Балачактан...

Бүген Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап күпме чаралар, шул исәптән спорт ярышлары үткәрелә. Үткән атнада миңа шундый ярышларның берсендә булырга туры килде. Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең иркен якты залында авырлык күтәрү буенча өч төр ярышны үз эченә алган ачык турнир булды.
Әлеге бәйге сыйныфташым Касыйм Зыятдинов тырышлыгы белән оештырылды. Балачактан спортка мөкиббән, штанга күтәрүне (пауэрлифтинг) аеруча үз иткән сыйныфташым үз энтузиазмына таянып балалар һәм яшьләр белән дә шөгыльләнә.
Касыймны республиканың төрле төбәкләрендә яшәүче коллегалары да бик хөрмәт итә икән. Турнирга Татарстанның данлыклы лифтерлары, атказанган спорт эшлеклеләре, халыкара класслы спорт мастерлары, дөнья, Европа, Россия чемпионнарының килүе моны тагын бер кат раслады. Турнирда алар югары осталык һәм менә дигән нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Үзебезнең егетләр һәм кызлар да сөендерде. Әйтик, Сәид Сәләхиев, Ленар Яруллин, Фәнис Низамов, Айдар Хәкимов, Гөлнур Зыятдинова, Рәис Сабиров, Айрат Зыятдинов призлы урыннарга лаек булдылар. Менә бит, укудан һәм эштән буш вакытта урамда трай тибеп йөрмиләр, спорт белән шөгыльләнеп уңышка ирешәләр, саулыкларын ныгыталар. Ә район үзәгендәге спорт корылмалары һәркемгә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга мөмкинлек бирә. Әнә 71 яшьлек Исмәгыйль ага Хәмидуллин һәм Касыйм Зыятдинов турнирда ветераннар арасында җиңеп чыктылар.
Югары дәрәҗәдә үткән бу турнир энтузиаст тренерлардан үрнәк, хезмәт хакы алып эшләп тә үз карамакларындагы спорт залларын бикле тотучы бериш тренерларга сабак булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев