Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Нәби Дәүли исемендәге гимназия концертларын көтеп алалар

Бүген концерт-кичәләргә тамашачы җыю ансат түгел. Ә менә Нәби Дәүли исемендәге гимназия үзешчәннәре әзерләгән тамашалар һәрвакыт тулы заллар белән уза. Аларның күптән түгел район мәдәният йортында булган иҗади отчет концертында да залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Татарча һәм русча чыгышлар аралашып барган бай эчтәлекле бу кичә тамашачыларны ял...

Бүген концерт-кичәләргә тамашачы җыю ансат түгел. Ә менә Нәби Дәүли исемендәге гимназия үзешчәннәре әзерләгән тамашалар һәрвакыт тулы заллар белән уза. Аларның күптән түгел район мәдәният йортында булган иҗади отчет концертында да залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Татарча һәм русча чыгышлар аралашып барган бай эчтәлекле бу кичә тамашачыларны ял иттереп кенә калмады, җитди уйларга да этәрде.

Һәркайсы сәләтен күрсәтте

Гимназия коллективы талантларга бай шул. Халык арасында инде күптән танылган Сәйдә Сафиуллинаның, Илнар Шагалиевның җырларын тамашачы көтеп ала. Укытучылар Галина Минһаҗева, Венера Фәсахова, Гүзәл Вәгыйзова, Гүзәлия Идиятуллина, Әлфирә Әхтәмова да бик матур җырлары белән сөендерделәр. Әсхәт Сафиуллинның флейтада уйнавы, Рамилә Нуретдинованың шаян биюе, әлегә бәләкәй "йолдызлар" Аделина Зарипованың һәм Алмаз Сәлаховның, "Елмаю"ансамбленең җырлаулары да кичәнең бизәге булды.

Гимназиянең яшь спортчыларының күрсәтмә чыгышлары, "Энҗе бөртеге", "Яшьлек", "Ритм" төркемнәре биюләре исә сәхнәне генә түгел, бөтен залны яшьлек рухы, күтәренке дәрт белән тутырды. Ә өметле яшь педагоглар Руслан Астафьев белән Гөлназ Шәрипова концертны аерата бер осталык белән алып бардылар. Укытучылар башкаруында Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спктакленнән өзек тә тамашачыны кызыксындырды, игътибарын яулады.

Әйе, "булдымы - булды" принцибы белән түгел, һәрвакыттагыча бик җитди итеп һәм зур тырышлык белән әзерләгән гимназия коллективы иҗади отчетны. Анда укытучылар да, укучылар да бик күп катнашты. Зур хор башкаруында концертны ачып җибәргән "Гимназия гимны" (… сүзләре,…музыкасы) үзе генә дә ни тора!

Нәби Дәүли иҗатына таянып

Гимназия концертын тамаша кылырга дип Казаннан кадерле кунак - Нәби Дәүлинең кызы Наилә Камалова да кайткан иде. Ул сәхнәгә күтәрелеп, бик дулкынланып чыгыш ясады, концерт номерларын бик ошатуын әйтте. Наилә ханым Нәби Дәүли исемен йөртүче гимназия коллективының әтисенең иҗатын пропагандалау, исемен мәңгеләштерү өчен бик зур эшләр башкаруын олы рәхмәт белән билгеләп үтте.

-Әти тормышны, кешеләрне бик ярата иде. Ул күп йөрде, һәрчак халык арасында булды. Кешеләр белән аралаша, алар алдында чыгышлар ясый иде.

"Исеме халык күңелендә яшәгән кеше чын-чынлап бәхетле", дия иде әти. Аны онытмавыгыз өчен рәхмәт сезгә,-диде Наилә Нәбиевна.

Якташыбыз Нәби Дәүли кешелекнең дошманы булган фашизмның чын йөзен фаш итүгә, аңа каршы көрәшүгә бөтен иҗатын багышлаган әдип. Ә фашизмның әле җир йөзеннән югалганы юк. Ул әле тегендә, әле монда баш калкыта, кешеләрнең тормышын агулый. Бүген Украина җирендәге фаҗигале вакыйгалар барыбызның уенда да, телендә дә булгангадыр, гимназия директоры Фәридә Яруллина Нәби Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында" документаль повестеннан укыган өзекләр аеруча актуаль яңгырады һәм тамаша залына нык тәэсир итте:

-Яшь кеше! Сиңа минем шикелле газаплар күрергә туры килмәсен. Синең туган йортың тыныч булсын. Ләкин онытма: дөньяда синең дошманың бар. Ул дошман - фашизм. Бәлки, ул дошманның исеме киләчәктә башкача аталыр. Бәлки ул башка төрле киемнәргә киенеп йөрер, ләкин аның явыз җисеме үзгәрмәс. Ул һаман фашист, һаман үтерүче булып калыр… Мин синең күзләреңә иң якты өметләр белән карыйм, яшь кеше! Мин сиңа ышанам: син басып торган җирдә фашизм булмас!…

Фашист концлагерьларының бөтен газабын үз җилкәсендә татыган Нәби Дәүлинең яшь буынга әлеге мөрәҗәгатен балалар хоры башкаруындагы "Аист на крыше" җыры тагын да дулкынландыргыч итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев