Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Районыбыз җыелма командасы пенсионерларның 4 нче республика спартакиадасында уңышлы чыгыш ясады (ФОТО)

Командага район спартакиадасы призерлары -Базарлы Матактан Әнвәр Галимов, Әнәс Вәлиев, Татьяна Горбунова, Людмила Корнеева, Рокыя Багауова, Виктор Белов, Иске Матактан Галина Исаева, Ирина Нагорнова, Ирина Бровкова, Николай Ефимов, Түбән Әлкидән Мидхәт Сәгыйров, Иске Салманнан Равил Нотфуллин керделәр. Быел республика спартакиадасы Универсиада авылы стадионында һәм "Буревестник" ябык йөзү бассейны спорт комплексында...

Командага район спартакиадасы призерлары -Базарлы Матактан Әнвәр Галимов, Әнәс Вәлиев, Татьяна Горбунова, Людмила Корнеева, Рокыя Багауова, Виктор Белов, Иске Матактан Галина Исаева, Ирина Нагорнова, Ирина Бровкова, Николай Ефимов, Түбән Әлкидән Мидхәт Сәгыйров, Иске Салманнан Равил Нотфуллин керделәр.

Быел республика спартакиадасы Универсиада авылы стадионында һәм "Буревестник" ябык йөзү бассейны спорт комплексында узды. Өлкәннәр спортның 9 төрендә көч сынаштылар. 25 район командасы арасында 400-200 метрга йөгерү бәйгесендә Мидхәт Сәгыйров белән Николай Ефимов һәм Ирина Нагорнова белән Людмила Корнеева шактый әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр. Татьяна Горбунова озынлыкка сикерү буенча уңышлы чыгыш ясады.

Районыбызда бассейн булмаса да, Әнәс Вәлиев белән Татьяна Горбунова бүтән районнардан килгән йөзүчеләргә җитди көндәшлек тудырдылар. Өстәл теннисында район данын Әнвәр Галимов белән Галина Исаева яклады. Николай Ефимов белән Галина Исаева ату бәйгесендә дә сынатмадылар.

78 яшьлек Равил Нотфуллин шахматта үзенең осталыгын күрсәтте, берничә уенчыны бирелергә мәҗбүр итте. Хатын-кызлар арасында чыгыш ясаган Ирина Бровкова да шахмат өстәлендә күп көндәшләреннән өстен чыкты. Безнекеләр дартс бәйгесендә, катнаш эстафетада да актив чыгыш ясадылар.

Ә озынлыкка сикерү буенча шәхси беренчелектә Әнәс Вәлиев беренче урынны беркемгә бирмәде.

Бер сүз белән әйткәндә, Әлки командасы спартакиада программасындагы барлык спорт төрләре буенча уңышлы чыгыш ясады. Ә өлкән яшьтәге райондашларыбызның физкультура һәм спортны шулай яратуы, актив шөгыльләнүе - үзе үк зур җиңү ул.

Рәйсә Хәсәнова,

Россия Пенсионерлар берлегенең район бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев