Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ә сез "Әлки хәбәрләре"нә нинди үзгәрешләр кертер идегез? (СОРАШТЫРУ)

    Район газетасын бер басма да алыштырмый Бу елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу кампаниясе экваторына житте. Ә сез "Әлки хәбәрләре"нә язылдыгызмы әле? Район газетасында сезне нәрсә канәгатьләндерми? Нәрсәне үзгәртергә, нинди темаларга язмалар укырга теләр идегез? Виктор Саранкин, Иске Матак авылы; -Мин үземне белгәннән бирле өебезгә район газетасы килеп тора....

    Район газетасын бер басма да алыштырмый
    Бу елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу кампаниясе экваторына житте. Ә сез "Әлки хәбәрләре"нә язылдыгызмы әле? Район газетасында сезне нәрсә канәгатьләндерми? Нәрсәне үзгәртергә, нинди темаларга язмалар укырга теләр идегез?
    Виктор Саранкин, Иске Матак авылы;
    -Мин үземне белгәннән бирле өебезгә район газетасы килеп тора. Элек әти-әни "Коммунизм юлы"на язылалар иде. "Әлки хәбәрләре"н дә алдырмый калдырганыбыз юк. Быел да газетага язылып куйдык инде. Мин үзем һәр язманы кызыксынып укыйм. Яңалыкларны, спорт хәбәрләрен - берсен дә игътибарсыз калдырмыйм. Кешеләр турында да укырга яратам. Миңа калса, газета район тормышын шактый тулы яктырта.

    Рәфәс Саттаров, эшмәкәр, Мулланур Вахитов авылы:
    -1988 елда мин армия хезмәтеннән соң туган авылыма кайтып урнаштым. Шуннан бирле бер генә елны да район газетасына язылмый калганым юк. Аның һәр санын башыннан ахырына кадәр укып барам. Бер генә нәрсә борчый - газета безгә соңлап килеп җитә. Ә бит газетаның гомере бары бер көн, ул нәкъ менә чыккан көнендә кадерле. Мин генә түгел, бөтен гаиләбез белән яратып укыйбыз "Әлки хәбәрләре"н. 87 яшьлек әниебез дә һәр санын көтеп ала. Газетага күптәннән язылып куйдык. Бу язылу чорында газетаның бәһасе күтәрелде күтәрелүен. Кем ничектер, ә мин 444 сумны һич тә югары бәягә санамыйм. Азык-төлекнең, бүтән товарларның бәяләре айлап түгел, көнләп үсә. Бүген нәрсә алып була соң 444 сумга?! Ә газетага язылсаң, ярты ел буе укып ләззәтләнәсең, рухи азык аласың. "Әлки хәбәрләре" авыл тормышын бик киң яктырта, алай да минем бер тәкъдимем бар: тыл хезмәтчәннәре турында күбрәк язсагыз иде. Бөек Ватан сугышы чорының күп авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән бу ветераннарыбыз да елдан-ел азая бара бит.

    Алмаз Исламгулов, вакытлыча эшсез. Базарлы Матак авылы:
    -Район газетасын һәр елны өйгә алдырабыз. Быел алдан язылу чорында ук, ташламалы бәядән язылып калдык. Газетаның бәясе күтәрелсә дә, мин моны зур суммага санамыйм. Бөтен нәрсәгә бәя артып тора бит. Ә газеталарсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Дөрес, бүген һәр өйдә диярлек компьютер бар, интернеттан файдаланабыз, аннан да күп хәбәрләрне белеп була. Тик район яңалыкларын "Әлки хәбәрләре"генә җиткерә бит. Күз тимәсен, почтальоныбыз Асия Шәйдуллина газеталарны гел вакытында китерә. Тырыш хезмәте өчен рәхмәт аңа. Минем үземә авыл тормышына кагылышлы һәр язма кызыклы. Газетаны башыннан ахырына чаклы укып чыгам. Реклама күбрәк инде, билгеле, әмма анысы да кирәк бит. Үзем дә әледән-әле белдерүләр бастырып торам. Тәкъдимем - юмористик материаллар, мәзәкләр-анекдотлар да булсын иде газетада.

    Гөлүсә Галиева, фельдшер-акушерлык пункты мөдире, Татар Борнае авылы:
    -"Әлки хәбәрләре"нә язылмый калганыбыз юк диярлек. Быел ташламалы бәядән язылып өлгердек. Почта килгәч, иң башта район газетасын кулга алабыз. Беренче биттәге хәбәрләрне бик яратып укыйбыз. Райондагы яңалыкларны, кайда нинди вакыйга булуын газетадан укып беләбез бит инде. Реклама күп дисәк тә, бүген ансыз да булмый. Әле менә газетадагы белдерүне укып, Иске Матактан йорт куяннары сатып алдык. Газетаның кушымтасын да кызыксынып укыйбыз, анда гыйбрәтле, файдалы язмалар күп була. Үзем медицина өлкәсендә эшләгәнгәдер инде, газетада сәламәтлеккә кагылышлы язмаларны күбрәк күрәсе килә. Файдалы киңәшләр, рецептлар да булсын иде.

    Надежда Емелюкова, Чуаш Борнае урта мәктәбе укытучысы:
    -"Әлки хәбәрләре"нә ел да язылабыз. Быелның икенче яртысы өчен дә күптән язылып куйдык инде. Газетаны түземсезлек белән көтеп алабыз, кызыксынып укыйбыз. Миңа иң ошаганы - яңалыклар колонкасы. Ә менә реклама артык күп дип саныйм. Мин генә түгел, авылдашларның күбесе шундый фикердә. Үзем рекламаны укып та тормыйм. Белдерүләр, котлаулар өчен газетага аерым бит өстәп булмыймы икән соң? Гомумән, "Әлки хәбәрләре"ндә темалар төрлелеге булсын, төрле яшьтәге, төрле профессия кешеләре үзләре өчен кызыклы язмалар укый алсын иде. Менә хәзер санитар-чистарту икеайлыгы бара. Авылларның чисталыгын-төзеклеген тикшерүче комиссиянең эш нәтиҗәләрен газетада да яктыртырга, чүп-пычракларын урамга, елга һәм юл буйларына түгүчеләрнең исемнәрен әйтеп оялтырга кирәк. Озак еллар буе тату яшәүче үрнәк гаиләләр хакында да укыйсы килә. Гомумән, көн проблемасын күтәргән, кешегә файдалы булырлык материаллар газетада күбрәк урын алсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    • {mp3}2639{/mp3}
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: