Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Мең төрле, күңелле бәйрәм көтә

Җәйнең башы - Сабантуйлар чорын җиткердек. Шимбә көнне "Яшь имәннәр" янындагы мәйданда татарның тарихы белән борынгы дәрте, рухы белән яшь бәйрәме гөрләячәк. Сабантуйга килүчеләрне быел да кызыклы программа көтә. Ул 6 июньдә 17.00 сәгатьтә балалар һәм үсмерләр көрәше белән башланып китәчәк. Кичен яшьләрне Казаннан чакырылган ди-джей табигать кочагына дискотекага көтәчәк....

Җәйнең башы - Сабантуйлар чорын җиткердек. Шимбә көнне "Яшь имәннәр" янындагы мәйданда татарның тарихы белән борынгы дәрте, рухы белән яшь бәйрәме гөрләячәк.
Сабантуйга килүчеләрне быел да кызыклы программа көтә. Ул 6 июньдә 17.00 сәгатьтә балалар һәм үсмерләр көрәше белән башланып китәчәк. Кичен яшьләрне Казаннан чакырылган ди-джей табигать кочагына дискотекага көтәчәк.
Ә 7 июньдә, 10.00 сәгатьтә, район Сабан туе башлана. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әйтүенчә, бәйрәмне ачу күңелле тантанага әйләнәчәк. Районның барлык мәдәният хезмәткәрләре, хореография белән шөгыльләнүче балалар берничә композициядән торган сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтәчәкләр.
-Сабантуйга үзебездә туып үскән "Йолдызлык" фестивалендә беренче адымнар ясаган Мәсхүт Юлдашевны, Алмаз Сафиуллин, Динар Мингалиев, Энҗе Сафина, Илшат Гобәйдуллинны, биюче пародист Минһаҗев Рәзитне чакырдык,-диде ул.
Сабантуй мәйданында гадәттәгечә төрле спорт ярышлары, уеннар оештырылачак. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин:
-Каратэ-кекусинкай белән шөгыльләнүчеләр дә берничә чыгыш әзерли. Гер күтәрү, кул көрәштерү, пауэрлифтинг кебек ярышларда көч сынарга мөмкин булачак. Билгеле, Сабантуй күрке - көрәшкә зур урын биреләчәк - балалар 10, олылар 5 үлчәүдә көрәшәчәк,-дип хәбәр итте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова әйтүенчә, бәйрәмебезгә дәрәҗәле кунаклар да чакырылган. Мәйданда бик күп алдынгыларны данлау күздә тотыла.
Авылларның иң төзеге, иң чистасы макталачак. Иң матур өй хуҗасы, тагын бик күп "иң-иңнәр" дә бүләкләнер.
Кыскасы, мең төрле төсмерләре, күңелле рухы белән Сабантуй көтә безне. Кунаклар, дус-туганнар да күпләп кайтачак. Авылыбызны, урам-тыкрыкларны тәртипкә китереп, ачык күңел белән каршы алыйк аларны. Һәм бергәләп, рәхәтләнеп бәйрәм итик. Сабантуй белән, әлкилеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев