Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Православныйлар иң олы бәйрәмнәрен – Пасханы билгеләп үттеләр

    Якшәмбе көнне православныйлар иң олы бәйрәмнәрен - Пасханы билгеләп үттеләр. Христосның үлеп терелүе белән бәйле һәм тормышның яңаруын, табигатьнең уянуын, изгелеккә, яктылыкка омтылуны, өмет-ышанычларның ныгуын гәүдәләндерүче бу бәйрәмне райондашларыбыз зур күтәренкелек белән каршы алды. 19 апрельдән 20 сенә каршы төндә районыбызның Базарлы Матак, Түбән Колчурино, Түбән Кәчи, Чуаш Шәпкәсе храмнарында...

    Якшәмбе көнне православныйлар иң олы бәйрәмнәрен - Пасханы билгеләп үттеләр. Христосның үлеп терелүе белән бәйле һәм тормышның яңаруын, табигатьнең уянуын, изгелеккә, яктылыкка омтылуны, өмет-ышанычларның ныгуын гәүдәләндерүче бу бәйрәмне райондашларыбыз зур күтәренкелек белән каршы алды.

    19 апрельдән 20 сенә каршы төндә районыбызның Базарлы Матак, Түбән Колчурино, Түбән Кәчи, Чуаш Шәпкәсе храмнарында бәйрәм гыйбадәтләре укылды. Дин тотучылар чиркәүләргә изгеләндерү өчен бәйрәм нигъмәтләрен - куличлар, пасха, буялган йомыркалар да алып килгәннәр иде.

    Бәйрәм гыйбадәтләрендә район хакимияте вәкилләре дә катнашты. Алар православныйларны Изге Пасха белән котладылар, ихлас теләкләр юлладылар.

    Өч сәгатькә сузылган бәйрәм гыйбадәтләреннән соң халык өйләренә таралышты. Дин тотучылар әлеге бәйрәм төнен йокысыз уздыралар. Алар бер-берсен бәйрәм белән тәбриклиләр, җиде атналык уразадан соң мул табыннар артына утырып тәмле тәгамнәрдән авыз итәләр, бу изге көн туу, Христосның үлеп терелүе шатлыгын уртаклашалар.

    Пасха көнендә иртә таңнан балалар йорттан-йортка йөреп авылдашларын бәйрәм белән котлый.

    Реклама

    -Бу очракта сабыйлар Христосның прообразы буларак кабул ителә. Аларны һәр өйдә ачык йөз белән каршы алалар, буялган йомыркалар, тәм-томнар белән сыйлыйлар,-ди Базарлы Матакның Изге Троица чиркәве протоиерее Андрей Зиньков.

    Андрей атакай үзе бәйрәм көнен изге гамәлләр белән үткәрде. Гаиләсе белән бергә бәйрәмне каршылаганнан соң ул уллары белән район үзәк хастаханәсенең хирургия, терапия бүлекләрендә булды, авыруларның хәлен белеште, бәйрәм белән тәбрикләде, пасха нигъмәтләрен өләште.

    Аннан соң протоиерей Юхмачы авылында төзелеп бетеп килүче яңа храмда иртәнге Пасха догасын укыды, бәйрәм ризыкларын изгеләндерде, православныйларны изге көн белән тәбрикләде. Андрей атакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да булды. Ул биредә тәрбияләнүчеләрне тәбрикләп, һәркайсы белән җылы әңгәмә корды, тәмле күчтәнәчләре белән сыйлады. Пасха уңаеннан интернатта бәйрәм табыны әзерләнгән иде. Өлкәннәрне Изге Пасха белән тәбрикләп, Хәйруллин хәйрия фонды да интернатка бик күп бәйрәм күчтәнәчләре җибәргән. Әбиләр-бабайлар мондый зур игътибардан бик тә канәгать калдылар.

    Ә Салмандагы балалар приютында Зиньковларны Пасхага багышланган шигырьләр-җырлар әзерләп көткәннәр. Сабыйлар чыгышын тамаша кылганнан соң Андрей атакай аларга бу олы бәйрәм хакында сөйләде, буялган йомыркалар, тәм-томнар таратты.

    Андрей Зиньков бу көнне үзе җитәкчелек иткән кекусинкай-каратэ түгәрәгенә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре белән бәйрәм әбәтендә катнашты. Ул шулай ук күп балалы, имин булмаган гаиләләргә килеп, аларны Пасха белән котлады, бәйрәм нигъмәтләреннән өлеш чыгарды, район эчке эшләр бүлегендәге хокук бозып тоткарланган кешеләр белән очрашып әңгәмә үткәрде.

    Изге Пасха атна буе дәвам итә. Ә бәйрәмнең тугызынчы көнендә, ягъни киләсе сишәмбедә православныйлар Ата-аналар көнен билгеләп үтәчәк. Алар бу көнне бакыйлыкка күчкән якыннарын искә ала, зиратларда бәйрәм догалары укый, каберлекләрне тәртипкә китерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: