Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Партия халыкка мөрәҗәгать итә

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты.

"Хөрмәтле татарстанлылар! Республикабызда бик матур традиция яшәп килә - яз җитү белән бөтен халык бердәм булып шәһәр-авыллар урамнарын тәртипкә китерү һәм чистартуга керешә. Уртак йортыбызның йөзен матурайтучы шимбә өмәләре чын хезмәт бәйрәменә әйләнә.
"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе барлык сәяси һәм иҗтимагый оешмаларга, предприятие һәм учреждениеләр коллективларына, укучы һәм студентларга, барлык татарстанлыларга мөрәҗәгать итә: әйдәгез, бергәләп, чын хуҗаларча сквер, паркларга, йорт тирәләренә күз салыйк, бергәләп аларны әйбәтләп җыештырыйк һәм республикада үткәрелә торган язгы чистарыну икеайлыгында һәм 20 апрельдә үтәчәк шимбә өмәсендә катнашыйк!"-диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.

Биш миллион сумга кадәр грант отарга була
"Татарстан Республикасында 2012-2014 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермалары үсеше" программасында катнашу өчен сайлап алу конкурсы игълан ителә.
Әлеге конкурсны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра. Конкурста мөгезле эре терлек симертүче, савым сыерлары, ат, сарык, савым кәҗәләре асраучы, күп санда кош-корт үстерү белән шөгыльләнүче гаилә фермалары катнаша ала. Программада катнашучылар үз эшчәнлекләре үсешенә 5 миллион сумга кадәр грант отарга мөмкин. Конкурска документлар кабул итү апрель ахырында башлана һәм 17 майга кадәр дәвам итәчәк. Барлык сораулар белән мәгълүмат хезмәте белгече Рөстәм Билаловка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның телефоны 89274108719.

Бер генә
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 1 кыз дөньяга килгән.

Муниципаль хезмәткәрләр көч сынаша
20 апрельдә "Алинә" универсаль спорт залында муниципаль хезмәткәрләр арасында беренче район спартакиадасы була.
Ярышлар Җирле үзидарә көне уңаеннан үткәрелә. Анда 97 муниципаль хезмәткәр ике командага бүленеп спортның 9 төре - волейбол, бадминтон, гер спорты, шахмат, мини-футбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика, баскетбол, аркан тарту - буенча көч сынашачак. Бәйге барышында муниципаль хезмәткәрләрнең быел сентябрьдә узасы республика Спартакиадасында катнашасы район җыелма командасы составы да билгеләнәчәк.

Штрафны вакытында түләмәгәннәргә… штраф
РФ Эчке эшләр министрлыгы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге кисәтә: административ штрафларны законда каралган вакыт эчендә, ягъни карар закон көченә кергәннән соң 30 көндә түләргә кирәк.
Үзенә салынган штрафны түләргә ашыкмаучыларга карата Административ хокук бозулар турында кодексның 20.25 нче статьясы 1 бүлеге нигезендә административ материал төзелә һәм аның буенча түләнмәгән штрафның икеләтә күләме кадәр (әмма 1 мең сумнан ким түгел) штраф салына яки гаеплене 15 тәүлеккә административ кулга алырга мөмкиннәр.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары 2013 елның 3 аенда 20.25 нче статьяны бозуның 19 очрагын ачыклаганнар инде.

Депутатлар кабул итә
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе кабинетында (ул район хакимияте бинасының III катында урнашкан) 24 апрельдә 11.00-13.00 сәгатьләрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Хәйруллин гражданнарны кабул итәчәк.
Депутатлар белән очрашу өчен 24 апрельгә кадәр 21-6-99 телефоны аша шылтыратып, язылып куярга кирәк булачак.

Суд приставларына гозерегез бармы?
26 апрельдә 15.00-17.00 сәгатьләрдә район суд приставлары бүлеге бинасында Россия Суд приставлары федераль службасының ТР Идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Равил улы Җәләлиев гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итүгә язылу 24 апрельгә кадәр суд приставлары бүлегендә яисә 21-6-53, 21-6-26 телефоннары буенча башкарыла. Кабул итүгә паспорт белән килү зарур.

Хакимияттәгеләр концерт куя
Район оешма-учреждениеләренең үзешчән коллективлары концертлары дәвам итә.
Пәнҗешәмбе кичендә район мәдәният йортында район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән отчет концерты булачак. Ул 17.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Единая Россия"