Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Президент балаларны кунакка чакырды

26 декабрьдә районыбыздан 18 бала Казанда Президент Чыршы бәйрәмендә катнашты.

«Татнефть-Арена» да узган бәйрәмгә күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, районның спорт тормышында актив катнашучы, фән олимпиадаларында җиңүче укучылар барды. Балалар искиткеч бәйрәм тамашасын карап хозурландылар, Президент Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар. Чыршы бәйрәменең һәр кунагы Яңа ел бүләгенә ия булды.

Язылу кампаниясе тәмам
Яңа елның беренче яртысына вакытлы матбугатка язылу тәмамланып килә.
Әлкилеләр 6347 данә район газетасына язылган. "Ватаным Татарстан" ел башыннан 629 әбүнәчегә килеп торачак. "Республика Татарстан" газетасын - 798, "Татарстан" журналын 133 кеше алдырачак. Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча безнең район почтасы хезмәткәрләре республика күләмендә иң яхшылар рәтендә.

"Күңелле ноталар" җиңүчеләре
Яңа ел каникуллары алдыннан балалар музыка мәктәбе кечкенә сыйныфлар укучылары арасында "Күңелле ноталар" бәйгесе үткәрде.
Төрле музыка коралларында уйнауда Динара Сафина, Екатерина Зинькова, Аделина Галиева, Екатерина Александрова үзләрен иң осталар итеп күрсәттеләр. Балаларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Конкурс иң яхшыларны ачыклады
2013 елның беренче яртысына газета-журналларга яздыруны яхшырак оештыру максаты белән почта хезмәткәрләре арасында "Мин һәм әбүнәчеләрем" дигән бәйге үткәрелгән иде.
Аның нәтиҗәләре дә чыгарылды. Җиңүчеләр - Иске Матактан Надежда Лычникова, Иске Камка хат ташучысы Гөлсинә Сәлахова, Юхмачыдан Ирина Леонтьева, Базарлы Матактан Нурсөя Хәйруллина, Апак почта таратучысы Илһамия Әбҗәббарова. Аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары, бүләкләр бирелде.

Район башлыгына Рәхмәт хаты
ТР Сугышчан сәнгатьләр милли ассоциациясе президенты В.П.Кустовский районыбыз башлыгы Ф.М.Дәүләтшинга Рәхмәт хаты юллаган.
"Әлки районында кекусинкай каратэны үстерүдә ярдәмегез өчен милли ассоциация Сезгә ихлас рәхмәтен белдерә. Без сезнең физкультура һәм спорт үсеше, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләрнең ялын оештыру проблемаларын тирәнтен аңлап эш итүегезне, шулай ук үсеп килүче буынны тәрбияләүдә инициатива күрсәтүегезне, турыдан-туры катнашуыгызны югары бәялибез", диелә хатта.

Цифрлы телевидение 700 йортта
Районның 11 авылында цифрлы телевидение карау мөмкинлеге бар, 700 әбүнәче Яңа ел тамашаларын югары сыйфатлы телевидениедән карый алачак.
Моңарчы салынган элемтә коммуникацияләре тагын 20 авылны шундый челтәргә тоташтыру мөмкинлеге бирә.

Әбекәйгә туган авылы күчтәнәчләре
"Хузангай" кооперативы җитәкчесе Евгений Чугунов авылдашлары Клавдия Михайловна Казанкованы 100 яше тулу белән котлап, бүләкләр китергән.
Әбекәйгә ул күркә түшкәсе, ярмалар, май кебек үзләрендә җитештерелгән азык-төлек, кыскасы, авыл күчтәнәчләре китергән.

Төзүчеләр яхшы эшли
Ташбилге авылындагы "Чишмә" балалар бакчасы бинасына бик яхшы һәм сыйфатлы ремонт ясалды.
Биредә Таҗикстан һәм Үзбәкстан республикалары гражданнары эшләде. Төзүчеләр бригадасына ремонт эшләрен сыйфатлы итеп башкарган өчен район башлыгының Рәхмәт хаты һәм бүләкләр бирелде. Әлеге эшләрне оештыруга зур өлеш керткән Ташбилге авыл җирлеге башлыгы Хәрирә Әхмәдиева белән "Чишмә" балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Зәйдуллина да бүләккә лаек булдылар.

Фәнис - спорт мастерлыгына кандидат
Пауэрлифтинг (яткан килеш штанга күтәрү) белән шөгыльләнүче Карга егете Фәнис Низамовка шушы төрдә спорт мастерлыгына кандидат дигән исем бирелде.
Бу турыда Татарстан инвалидларының физкультура-спорт оешмасының еллык эш нәтиҗәләренә багышланган җыелышында игълан ителде.
Ә инвалидларның район оешмасы Яңа елны күтәренке рухта каршылый, чөнки оешма туризм һәм пауэрлифтинг буенча беренче, бочче (коляскада утырган килеш туп тибү) буенча өченче урыннар яулаган өчен мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Призлы урыннар - безнеке!
21-23 декабрьдә Азнакай шәһәрендә СССР ның спорт мастеры Г.Зарипов истәлегенә багышланган бокс турниры үткәрелде.
Анда Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Кама Аланы шәһәрләреннән, Ютазы һәм Байлар Сабасыннан, Туймазыдан барлыгы 117 боксчы катнашты. Безнең боксчылар да югалып калмадылар: 30 кг лы үлчәү категориясендә Капуров Али, 40 кг авырлыктагы боксчылар арасында Зинкин Александр өченче урыннарны яуладылар. Ә Зинкин Кирилл (52 кг) һәм Феоктистов Руслан (44 кг) икенче урыннарны алып кайттылар.

Руль артында - "права"сыз һәм исерек килеш
Район юлларында транспорт белән исерек килеш идарә итүчеләрне ачыклау буенча кисәтү чаралары (рейдлар, машина йөртүчеләр һәм транспорт предприятиеләре җитәкчеләре белән әңгәмәләр) үткәрелә.
Әйтик, декабрьдә ЮХИДИ хезмәткәрләре машина белән исерек килеш идарә итүнең 7 очрагын теркәгәннәр. Аларның өчесе инде машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новый год