Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район башлыгы котлавы

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшиннан котлау керде.

"Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннарын, локаль конфликтларда, кайнар нокталарда "хәрби хәрәкәтләрдә" катнашкан райондашларны, армия хезмәте үтеп, Конституциядә нигезләнгән бурычын үтәгән ир-егетләрне, солдат булырга әзерләнүче үсмерләрне бәйрәм белән кайнар котлыйм. Армия - илебез бәйсезлегенең, халкыбыз иминлегенең ышанычлы гаранты ул, анда хезмәт итү гражданлык бурычы гына түгел, горурлык та. Чөнки Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән кешегә мөнәсәбәт үзгә, ихтирамлы, ә армиядә булган егетләр нык холыклы, тәвәккәл, кыю булулары белән аерылып торалар. Барыгызга да нык исәнлек һәм озын гомер, иминлек һәм гаилә бәхете, уңышлар телим, хөрмәтле райондашлар. Белегез, илебез, халкыбыз сезнең белән хаклы рәвештә горурлана,"-диелгән әлеге котлауда.

Укучылар әфганчылар белән очрашты
16 февраль көнне Базарлы Матак урта мәктәбендә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 23 ел тулу уңаеннан "Әфганнан Чечняга чаклы" дип исемләнгән кичә булды.
Бәйрәмнең төп кунаклары сугышчы-әфганчылар иде. "Боевое братство" район ветераннар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов, яңа гына Чечняда командировкада булып кайткан район эчке эшләр бүлеге полиция начальнигы урынбасары Равил Гайфуллин, тумышы белән Әфганстаннан, хәзер Казанда яшәүче Абдул Вәли Сәид үз хатирәләре белән уртаклаштылар, укучыларны бүгенге тормышның кадерен белеп яшәргә өндәделәр. Мәктәп укучылары алдында "Әфганнан Чечняга чаклы" вокаль- инструменталь ансамбль дә чыгыш ясады.

Уңдырышлы атна
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 3 малай һәм 2 кыз дөньяга килде.
Базарлы Матактан Гөлнара Мәрдиеваның һәм Түбән Әлморзадан Рузалия Галәветдинованың кызлары гаиләләрендә дүртенче бала булып туды.

"Лизинг-грант" - авыл эшмәкәрләренә ярдәмгә
Якын арада республикада "Лизинг-грант" программасы эшли башлаячак.
Программада авыл эшмәкәрләренә ярдәм итүгә зур урын бирелә. Узган елдан аермалы буларак, авыл хуҗалыгы продукциясе хәзерләү, эшкәртү һәм саклау объектларын үстерү ярдәм күрсәтүнең төп формалары булачак. Шул ук вакытта кече бизнесны урнаштыру өчен махсус сәнәгать мәйданчыклары булдыруга зур игътибар бирелә. "Лизинг-грант" программасында катнашырга теләүчеләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренә мөрәҗәгать итсеннәр иде.

Эстафетада дүртенче урын
Казанның "Хезмәт резервлары" стадионында генерал-майор Ф. Булатов истәлегенә чаңгы эстафетасы үткәрелде.
Анда чакырылыш яшендәге егетләр катнашты. Составында Хузангай мәктәбе укучылары Калеев Александр, Кадров Дмитрий, Иске Матактан Ирдинкин Денис булган безнең район командасы эстафетада уңышлы чыгыш ясап, 25 команда арасында 6 нчы урынны алып кайтты. Егетләрне ярышка тренер Николай Ирдинкин әзерләде. Эстафетаны ТР оборона-спорт-техник оешмасы (ДОСААФ) үткәрде, безнең команда ярышлырда Әлки РОСТО (ДОСААФ) инициативасы белән катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Афганистан