Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район башлыгы котлый

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән районның барлык авыл хезмәтчәннәрен һәм ветераннарын район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин котлады.

"Соңгы елларда районыбыз авыл хуҗалыгы зур күтәрелеш кичерә. Игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерү, сату буенча Әлки хәзер республикада алдынгылар рәтендә. Һәм бу беренче чиратта сезнең фидакарь, тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе, хөрмәтле игенче-терлекчеләребез, белгечләребез, җитәкчеләребез. Табигать көйсезлекләренә карамыйча һәм килеп туган бүтән кыенлыкларны җиңә барып, сез көнне төнгә ялгап басу һәм фермаларда эшлисез, сыйфатлы һәм мул продукция җитештерү өчен бөтен көчегезне куясыз. Ил табынын баету хакына башкарган намуслы хезмәтегез өчен чиксез рәхмәт сезгә. Һөнәри бәйрәмегез белән тәбрикләп, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. Игелекле хезмәтегездә зурдан-зур уңышлар сезгә!" дигән сүзләр бар район башлыгы котлавында.

Алдынгылар "Корстон"да бәйрәм итте
9 октябрьдә районыбызның бер төркем алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Казанда "Уңыш-2012" бәйрәмендә булып кайттылар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Әсхәт Сәгъдиев җитәкчелегендәге делегация составында "Хузангай" АХҖК рәисе Евгений Чугунов, "КШ-Агро"ның "Тахтала" отряды җитәкчесе Равил Гатин, Чуаш Кичүе терлекчелек комплексы машина белән саву операторы Рәмзия Гатина, "Көнчыгыш Әлки" АПК комбайнчысы Рәниф Гатин һәм "Яшь көч" ҖЧҖ механизаторы Ришат Әсәтов бар иде. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең профессиональ бәйрәме уңаеннан бу тантана "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә үткәрелде. Басу һәм ферма алдынгыларын бәйрәм белән республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәбрикләделәр, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр
Әлки районы территориясендә гражданлык оборонасы чараларын планлаштыру һәм гамәлгә ашыруны оештыру, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү эшенә керкән шәхси өлешләре өчен һәм Россия гражданлык оборонасының 80 еллыгы уңаеннан бер төркем әлкилеләр район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Әлеге бүләккә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, эвакуация-кабул итү комиссиясе рәисе Рәшит Билалов, гражданлык оборонасы буенча район бүлегенең әйдәүче консультанты Рәшит Дәүләтшин, янгынга каршы район службасының канцелярия мөдире Елена Егорова һәм янгын сүндерүчесе Фәрит Насыйбуллин лаек булдылар.

Коррупциягә каршы комиссиядә
10 октябрьдә коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен тормышка ашыру буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Анда район иҗтимагый торак комиссиясенең торак закончалыгын бозу фактлары һәм аларны бетерү юллары хакында сүз барды. Әлеге мәсьәлә буенча район прокуроры Сергей Перфильев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин мәгълүмат белән чыктылар. Сергей Михайлович торак комиссиясе эшендәге закон бозу фактларын атады, документларны тутырудагы төгәлсезлекләргә тукталды. Прокурор шулай ук киләчәктә комиссия эшен үтә күренмәле итү, бозуларга юл куймау буенча үз тәкъдимнәрен һәм киңәшләрен әйтте. Утырышта чыгыш ясап, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин комиссия карарларының законлылыгын тәэмин итү максатында аның эшендә район прокурорының яисә урынбасарының катнашуын сорады.

Һәр меңенче әбүнәчегә - бүләк
"Әлки хәбәрләре" редакциясе киләсе елның беренче яртысы өчен газетага язылган әбүнәчеләр арасында призлар уйнатачак.
Призлар подписка башланганнан бирле район газетасына язылган барлык әбүнәчеләр арасында уйнатыла. Әмма газетага тулы алты айга язылу шарт. Шулай ук газетабызга 3000 нче, 4000 нче, 5000 нче, 6000 нче булып язылган әбүнәчеләргә дә бүләкләр бирүне планлаштырабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз! Әле газетага язылып өлгермәгән булсагыз, бу эшне соңгы көнгә калдырмыйча башкарсагыз иде. Моны һәр почта бүлекчәсендә эшли аласыз, газеталарга почтальоннарда да язылырга була.
Район почта элемтәсе участогыннан алынган мәгълүматларга караганда, "Әлки хәбәрләре"нә 2178 кеше язылган. Ә барысы 4880 данә газета-журналга подписка рәсмиләштерелгән.

Процент ставкалары арта
"Саклык банкы" ААҖ бу елның 10 октябреннән процент ставкаларының артуы хакында хәбәр итә.
Белешмәләр 2-00-57, 2-16-07 телефоннары һәм Базарлы Матак ав., Совет ур., 2 адресы буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Коррупция