Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район башлыгыннан бәйрәм котлавы

30 август - Татарстан Республикасы көне уңаеннан муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин барлык әлкилеләрне котлады.

Әлеге котлауда болай диелгән: «Хөрмәтле райондашлар! Һәр татарстанлы өчен мәгьнәле һәм мөһим булган бәйрәм - Республикабыз көне белән кайнар тәбрикләп, һәммәгезгә нык исәнлек, иминлек, хезмәт уңышлары телим. Татарстаныбызда 1990 елда кабул ителгән Дәүләт суверенитеты турында декларация ул катлаулы авыр елларда республиканың бербөтенлеген, халкының бердәмлеген саклап калырга, Россия Федерациясендә һәм бөтендөнья аренасында абруен ныгытырга, икътисадый яктан нык үскән, алга киткән төбәк булып җитешергә мөмкинлек бирде. Шушы чорда башкарылган олы масштаблы эшләр, югары нәтиҗәле идеялар, төрле тармаклардагы үсеш, халкыбызның тормыш дәрәҗәсенең күтәрелүе - барысы да күз алдыбызда, барысы да безнең район үсешендә дә чагылыш тапты. Хөрмәтле райондашлар, республикабыз бәйрәме котлы булсын. Ул һәрберебезгә яңа уңышлар алып килсен».

Юбилярларга Президент котлавы
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче Анна Дмитриевна Кирпичева һәм Софья Никитична Григорьева 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатына лаек булдылар.
Анна Кирпичева -гомере буе Чуаш Кичүе урта мәктәбендә укыткан абруйлы педагог. Софья Григорьева исә Юхмачыда яшәгән, төрле эшләрдә эшләгән. Ветеран ханымнарның икесе дә катлаулы һәм мактаулы тормыш юлы үткәннәр. Президентның Котлау хатын һәм район җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләкләрне аларга район башлыгы урынбасары Динар Хәкимов тапшырды. Юбилярлар бик күп тәбрикләүләр кабул иттеләр. Бу көн бөтен интернат өчен бәйрәмгә әверелде: актлар залында тантана һәм концерт булды, бәйрәм табыны әзерләнде.

Татар яшьләре Казанга җыелды
Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлнур Гатауллина һәм гимназиянең инглиз теле укытучысы Гөлназ Шәрипова Казанда Татар яшьләре форумында катнашалар.
Татар яшьләре көннәре 27 августтан 30 кадәр дәвам итәчәк. Бу форум быел бишенче тапкыр үткәрелә. Бөтен дөньядан татар яшьләре вәкилләре җыелган әлеге чарада милләтебезнең тарихи мирасы, мәдәнияты, туган телебез язмышы проблемалары һәм башка күп мәсьәләләр каралачак.

Бер бөртек
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз бала дөньяга килде.

Бәйрәмнәр имин үтсен
Дүшәмбедә терроризмга каршы тору буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.
Анда мәгариф учреждениеләрендә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Утырышта шулай ук 30 август - Республика көнен бәйрәм иткәндә куркынычсызлык чараларын күрү турында да җитди сөйләшү булды.

Сөт хәзерләү кимегән
16-25 августта шәхси сектордан алдагы ун көн белән чагыштырганда 442 килограммга кимрәк сөт хәзерләнгән.
Шул ук вакытта Иске Чаллы авыл җирлеге буенча сөт җыю 107 килограммга, Кошки, Иске Матак һәм Ташбилге авыл җирлекләрендә 94-91 килограммга арткан. Салман авыл җирлегендә яшәүче хуҗалар һәр сыердан 10 көндә 161 килограмм, Иске Чаллы сөт тапшыручылары 103 килограмм сөт реализацияләгәннәр. Шушы ункөнлектә район буенча 181065 килограмм сөт җыеп тапшырылган.

Бозау дисәң дә бозау!
Апак авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларда асралучы һәм ясалма орлыкландыру юлы белән каплатылган сыерлардан быел 74 баш бозау алынган.
Аларның 39 ы - теше бозаулар. Әлеге алым терлекләрнең продуктлылыгын үстерүнең ышанычлы юлы санала. Шуңа күрә ясалма орлыкландырудан туган теше бозауларның исәбен алып, алардан киләчәктә әйбәт сыерлар ясауны игътибар үзәгендә тоту максатка ярашлы эш булачак. Нәтиҗәдә берничә елдан шәхси хуҗалыклар нәселле сыерлар белән тәэмин ителәчәк бит.

Каракны тиз тапканнар
Полиция бүлегендә атна тыныч үтүен хәбәр иттеләр. Бер урлау очрагы теркәлгән - Базарлы Матакта яшәүче пенсионер апаның өеннән акчасын урлап чыкканнар. Тикшерүчеләр моны апаның күршесе эшләгәнне ачыклаганнар. Дөрес, карак акчаның бер өлешен туздырып та өлгергән булган.

Республика көнендә бәйрәм чаралары
30 августта Базарлы Матак урта мәктәбе стадионында Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм була.
Бәйрәмдә район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгыш ясаячак, балалар өчен "батут" аттракционы, уеннар оештырылачак. Бу көнне күп төрле спорт ярышлары да үткәрелә. Базарлы Матак урта мәктәбе стадионында пляж волейболы, өстәл теннисы, йөгерү, ядрә этү, шашка (10.00), эстафета, кросс, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, бадминтон (11.00-12.00), стридбол, футбол буенча район чемпионаты матчлары (15.00), гер спорты, армспорт (19.00), "Алинә" универсаль спорт залында милли көрәш (10.00), балалар арасында велосипедта узышу (13.00), бокс (12.00), каратэ (19.00) ярышлары оештыру күздә тотыла.
Сәүдә итү, халыкка хезмәт күрсәтү өчен бәйрәмгә эшмәкәрләр чакырыла. Алар өстәмә мәгълүматны район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегендә яки 8(84346) 2-17-36 телефоны буенча ала алалар.
Хөрмәтле райондашлар! Республика көнендә бергәләп бәйрәм итәргә, күңел ачарга, спорт ярышларында актив катнашырга чакырабыз сезне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РФ