Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район советы утырышы

2 августта муниципаль район советының уналтынчы утырышы булды.

Аны муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барды.

Көн тәртибендә беренче булып Әлки муниципаль районы вәкиллекле органы депутаты статусы турындагы мәсьәлә каралды. Бу хакта район советының юридик бүлеге начальнигы Рузия Гарипова мәгълүматы тыңланды. Инвалидларга һәм халыкның аз керемле катлавына социаль ярдәм чаралары турында депутатлар алдында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова чыгыш ясады. Районда халыкка китапханә хезмәтләре күрсәтү турында район үзәк китапханәсе директоры Татьяна Петухова мәгълүмат белән чыкты.

Гражданнарны сораштыруны билгеләү һәм үткәрү тәртибе турында чыгыш ясау өчен сүз район советының оештыру бүлеге начальнигы Ринат Зариповка бирелде.

Депутатлар башка кайбер мәсьәләләрне дә карадылар. Тикшерелгән һәр мәсьәлә буенча карар кабул ителде.

Өй туйлары көтелә

Бүген районыбызда ике дистәдән артык сугыш ветераны гаиләсе "Строитель и К" оешмасы төзегән яңа йортларда яши.

Әлеге төзелеш оешмасы Базарлы Матакта тагын өч ветеранга фатирлар төзи. Югары Матак, Иске Матак һәм Иске Салман авылларында да ветеран гаиләләрен өй туйлары көтә. Быел Түбән Биктимердә һәм Иске Матакта ятим балалар өчен ике яңа йорт өлгерәчәк.

Музеебызны ошаталар

Үткән атнада районыбызның туган як тарихы музеенда алты кешелек делегация белән республика прокуроры Кафил Әмиров булды.

Кунаклар музей экспонатлары белән бик кызыксынып таныштылар. Республика хәрби комиссариаты хезмәткәрләре дә күптән түгел музеебызда экскурсиядә булып киткәннәр. Бу атна башында музейга кунакка килгән "Ромашка" балалар бакчасы нәниләре дә аннан сөйләп бетерә алмаслык көчле тәэсирләр белән кайткан.

Ансамбль лагерьда чыгыш ясады

Район мәдәният йорты каршында оешкан "Әфганнан Чечняга чаклы" вокаль-инструменталь ансамбле Казан янындагы "Аврора-Юный спецназовец" республика балалар лагеренда чыгыш ясады.

Әфганстан һәм Чечня хәрби хәрәкәтләре ветераннары балалары өчен оештырылган әлеге лагерь Президент Рөстәм Миңнеханов күзәтүе астында инде җиденче ел эшли. Балаларга патриотик тәрбия бирү -лагерьның төп бурычларыннан берсе. Безнең район ансамбле укучылар алдында хәрби-патриотик җырлардан торган концерт күрсәтте. Музыкант егетләребез чыгышын балалар бик җылы кабул итте.

Хәтер кичәсе

Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган, үлгәннән соң "Батырлык" ("Мужество") ордены белән бүләкләнгән якташыбыз Иван Исаевны туган авылы Кошкида искә алу кичәсе була.

Авыл клубында үтәсе әлеге кичәдә авылдашлары, иптәшләре Иван Вячеславович турында истәлекләрен яңартырлар. Хәтер кичәсендә шулай ук "Әфганнан Чечняга чаклы" вокаль-инструменталь ансамбленең һәм Кошки мәктәбе укучыларының чыгыш ясавы көтелә. Кичә 7 августта була, 20 сәгатьтә башлана.

ЗАГС бүлеге хәбәр итә

Июль аенда район халкы яңа туган балалар исәбенә 15 кешегә артты.

Ә ел башыннан бирле районда 116 бала дөньяга килде. Июльдә 14 гаилә төзелде, 8 пар аерылышты, 23 әлкиле мәңгелеккә күчте. Ел башыннан бирле исә 60 пар никахлашты, 28 гаилә таркалды, 191 кеше вафат булды.

Клубларга - теннис өстәлләре

Соңгы вакытта авыл клубларына 7 яңа теннис өстәле кайтарылды.

Район мәдәният йорты үзешчәннәре Югары Әлморза һәм Югары Матак авылларында концертлар күрсәттеләр, бүген Борискинода "Шансон кичәсе" була.

Алда - өстәмә яллар

Быел Ураза бәйрәме, Татарстан Президенты Указы нигезендә, 19 август - якшәмбегә туры килә.

Бәйрәм көне ялга туры килгәнлектән, 19 август ялы дүшәмбе - 20 августка күчерелә. Моннан тыш, 30 август - Республика көне дә бәйрәм көне. Шул рәвешле, биш көнлек эш графигы буенча эшләүчеләр 18,19,20 августта тоташ өч көн һәм тагын 30 августта ял итү мөмкинлеге алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев