Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район үзәге яктыра

Базарлы Матакта Кояшлы урамы буенча узучы автомобиль трассасына яктырткыч фонарьлы баганалар утыртылды.

Район үзәген автомобиль трассасы берничә якка кисеп үтә. Торак пунктлар аша узучы федераль һәм республика автоюлларын тәүлекнең караңгы сәгатьләрендә яктырту өчен лампалар кую эше алып барыла. Узган ел Базарлы Матак юл кисешеннән Нурлат ягына таба ("Алинә" спорт комплексына чаклы) фонарь баганалары утыртылган иде. Менә яңа гына шул юл кисешеннән Казан ягына - Кояшлы урамы буенча 46 фонарьлы багана утыртылды. 2013 елда район үзәгеннән Юхмачы һәм Чуаш Шәпкәсе юнәлешләренә яктырткычлы баганалар утырту планлаштырыла.

Милке булганнар хокукларын терки

Җир участокларын, шәхси йортларны "дача амнистиясе"нә таянып теркәү мөмкинлегеннән күпләр файдаланырга өлгерде инде.

Базарлы Матак авыл җирлегендә урнашкан торак йортларның 1591 е, ягъни 85,7 проценты теркәлгән. Ә җир кишәрлекләренә хокукларын 1510 кеше (барлык участокларның 80,4 проценты) теркәп өлгергән. Әлегә бу эшне нибары 200 сумга башкарып чыгарга була.

Өчкә арттык

Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике кыз һәм бер малай дөньяга килде.

Физкультурачы көне үткәрелде

Шимбә көнне район үзәгендә һәм авылларда Физкультурачылар көненә багышланган спорт чаралары үткәрелде.

"Алинә" универсаль спорт комплексында гер күтәрү, кул көрәштерү, дартс (дротиклар ату), өстәл теннисы, ядрә этү буенча ярышлар үткәрелде. Ә Базарлы Матак мәктәбенең спорт мәйданчыгында пляж волейболы уеннары оештырылды. Һәрвакыттагыча, спорт бәйрәмендә эчке эшләр бүлеге, район үзәк хастаханәсе, район мәдәният йорты, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре актив катнашты. Ярышларда җиңүчеләргә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе дипломнары, бүләкләр тапшырылды.

Ифтар кичәләре

Изге Рамазан аенда мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре авыл мәдәният йортларында ифтар кичәләре үткәрәләр.

Авыз ачканнан соң "И моңлы халкым минем" дип исемләнгән мөнәҗәтләр һәм бәетләр кичәсе оештырыла. Анда шулай ук ислам динендәге бүгенге юнәлешләр турында сүз алып барыла. Мондый кичәләр Югары Әлки, Түбән Әлки, Урта Әлки, Карга, Бибай Чаллысы, Яңа Чаллы һәм Иске Чаллы авыллары клубларында булып узды.

"Балкыш" финалы

24 августта "Балкыш" фестиваленең финалы була.

Хезмәт ветераннары һәм пенсионерлар арасында үткәрелүче фестивальнең финал турына 32 номер узган. Хәзер финал бәйгесенә зур әзерлек бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Светильники