Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Республика конкурсында җиңү яуладылар

Район ЗАГС бүлеге начальнигы Рузалия Габдразак кызы Сафина һәм Иске Хурада авыл җирлеге башлыгы Сергей Владимирович Новиков "Муниципаль район муниципаль берәмлеге органы иң яхшы җитәкчесе" дипломы белән бүләкләнделәр.

Бу дәрәҗәле бүләккә алар "2011 ел йомгаклары буенча муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" республика конкурсы нәтиҗәләре нигезендә ия булдылар.

Сабантуй җирендә эш кайный
Район Сабан туе буласы урында иртәдән кичкә кадәр кызу эш бара.
Милли бәйрәмебезгә ныклы әзерлек башланды. Сабан туе җирендә хәзер көн саен район оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре эшли. Бәйрәм мәйданы һәм аның тирә-юне кипкән үләннән, корыган агачлардан чистартыла. Биредә шулай ук төрле өстәмә корылмалар төзелә. Сабан туенда олыларга да, балалар өчен дә ял итү, күңел ачу мөмкинлекләре күп булыр, бәйрәм элеккеләреннән дә ямьлерәк һәм күңеллерәк булыр дип планлаштырыла.

Яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү
Үткән атнада хокук бозуларны профилактикалау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Анда яшьләр арасында хокук бозуларны, эчүчелекне, наркоманлыкны кисәтүдә яшьләр эшләре органы учреждениеләренең роле хакында сүз барды. Шулай ук егет-кызларны мәдәни, спорт чараларына тарту, алар өчен мавыктыргыч һәм файдалы кичәләр, бәйгеләр оештыру зарурлыгына басым ясалды. Комиссия әгъзалары хокук бозуларны кисәтү буенча предприятиеләр советы булдыру һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча да фикер алыштылар. Утырыш эшендә район башлыгы урынбасары Динар Хәкимов, район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Эльвира Нуруллина катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

Кызлар атнасы
Узган атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике кыз дөньяга килде.

Ярымфиналга үтә алмадылар
17-19 май көннәрендә районның волейбол буенча җыелма командасы 1996-1997 елгы кызлар арасында республика ярышларында катнашты.
Кызганычка каршы, кызларыбыз ярымфиналга үтә алмадылар, 18 команда арасында тугызынчы урын белән канәгатьләнделәр.

Оста атучы Илшат
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында ату буенча республика чемпионаты үткәрелде.
Анда якташыбыз Илшат Фәхриев уңышка иреште - һава винтовкасыннан атып, ул өченче урынны яулады.

Жәй - комда волейбол уйнар чак
19 майда Базарлы Матак мәктәбе базасында авыл яшьләре I Спартакиадасы кысаларында пляж волейболы буенча ярышлар үткәрелде.
Үз зоналарында Алпар, Иске Матак һәм Чуаш Кичүе авыл җирлекләре җиңде, алар мактау кәгазьләренә һәм акчалата бүләккә ия булдылар.

Ветераннар өчен госпиталь
Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашканнар өчен Казанда "Сугыш ветераннары госпитале" эшли.
Ул Исаев урамындагы 5 нче йортта урнашкан. Госпитальдә сәламәтлекне тикшертеп, консультация алырга, стационарда дәваланырга мөмкин. Биредә тернәкләндерү дәвасы, терапия, хирургия, кардиология һәм неврология бүлекләре эшли. Әлеге госпитальгә барып дәваланырга теләгән сугыш ветераннары район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә алалар.

Ышаныч телефоны - 8-800-2000-122
Мәгълүму булганча, Россиядә балалар, үсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен бердәм ышаныч телефоны эшли.
Әлеге гомумроссия ышаныч телефоны гаилә институтын ныгыту, балаларга карата рәхимсез мөнәсәбәткә, аларны җәберләүләргә каршы тору, авыр тормыш ситуациясенә юлыккан сабыйларга һәм үсмерләргә ярдәм итү максатында булдырылды. Балалар ышаныч телефонының бердәм номеры: 8-800-2000-122.
Бу телефон тәүлек әйләнәсе эшли, аларга шылтырату бушлай һәм аноним.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС