Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Сабан туенда күрешербез

Иртәгә, 8 июньдә, "Яшь имәннәр" лагере янындагы үзәнлектә район Сабан туе була.

Ел буе көтеп алган милли бәйрәмебездә бергә җыелып, рәхәтләнеп күңел ачыйк, ял итик, уен-ярышларда катнашыйк. Сабан туе күңелле мизгелләргә, яңа бизәкләргә бай булып, күп кунаклар, дуслар, туганнар белән узсын. Бәйрәмне имин, матур үткәрик, аннан алган күркәм тәэсирләр ел буе җанны җылытып, күңелне рухландырып торсын!

Урманнарга зыян китермәгез
Озак вакыт яңгырлар булмау сәбәпле, урманнарда янгын чыгу куркынычы туды.
Татарстанның күпчелек районнарында бүген (алар арасында Әлки районы да бар) янгын чыгу куркынычы аеруча югары санала. Урманнарны уттан саклау максатында хәзер төрле чаралар күрелә. Шуларның берсе - халыкка урманнарга бару тыела. Соңгы ике көндә явып үткән аз-маз яңгырлар хәлне бераз гына яхшыртса да, бәйрәм көннәрендә урман-болыннарда ял итәргә җыенучылар уяу һәм ут белән сак булсыннар иде, дип кисәтәләр Әлки урманчылыгы хезмәткәрләре.

Сөт хәзерләү арта
Соңгы ун көндә шәхси хуҗалыклардан 224 тонна сөт җыелган.
Бу үткән елның шушы чорындагыдан 18,5 тоннага һәм алдагы ункөнлектән 4,5 тоннага күбрәк. Уртача бер сыерга исәпләгәндә 7,6 килограмм сөт сатылган дигән сүз. Авыл җирлекләре арасында иң күп сөт тапшыручылар - Салман (бер сыерга 18,4 кг), Алпар (14,1 кг), Иске Чаллы (9,6 кг), Яңа Үргәгар (9,4 кг), Ташбилге (9,3 кг). Сөт җыю эше бик начар куелган авыл җирлекләре дә бар. Борискино (бер сыерга 4,5 кг), Базарлы Матак (3 кг) әнә шундыйлар. Әлеге җирлек башлыкларына халык белән эшләүгә зуррак игътибар бирергә кирәк.

Бушлай юридик ярдәм көне
21 июньдә чираттагы Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм көне үткәрелә.
Бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге базасында гражданнарны нотариус (8.00-12.00 сәг.), юрист (13.00-16.00 сәг.) кабул итәчәк. 21 июньгә кадәр 21-6-99 номеры буенча шылтыратып, кабул итүгә язылу зарур. Адрес: Базарлы Матак, Крайнов ур., 54. Район хакимияте бинасының 3 нче каты.

Яшь боксчылар үсә
Түбән Кама шәһәрендә үткән республикакүләм бокс бәйгесендә яшь спортчыларыбыз әйбәт чыгыш ясады.
Бокс буенча СССР спорт мастеры А.И. Белоусов истәлегенә узган әлеге ярышларда Али Капуров һәм Булат Гатауллин беренче урынны, Кирилл Зинкин икенче урынны алды. Остазлары Ленар Ситдыйков шәкертләре чыгышыннан канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев