Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Сайлау комиссияләре эшли башлады

13 февральдән участок сайлау комиссияләре үз вазыйфаларын үтәүгә керештеләр.

Комиссия әгъзалары расланган график буенча участокларда кизү торалар. Иртәнге 9.00 сәгатьтән кичке 18.00 гә кадәр сайлаучылар сайлау комиссияләре эшләгән җиргә килеп яисә телефоннан шылтыратып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба, күрсәтмә материаллар, Президентлыкка кандидатлар турындагы мәгълүматлар белән таныша алалар. Атна ахырына кадәр сайлаучыларга чакыру кәгазьләре дә таратылачак.

Эшмәкәрләр слеты була
22 февральдә район мәдәният йортында эшмәкәрләр слеты була.
Слетта районның шәхси эшмәкәрләре, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре катнашачак. Шулай ук республика вәкилләре килү көтелә. Слетта район предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр җитештергән продукциядән, балалар эшләгән әйберләрдән күргәзмә-сәүдә оештырылачак. Слет сәгать 10 да башлана.

Фәниснең яңа уңышы
8-12 февральдә Тула өлкәсендә узган пауэрлифтинг ярышында катнашып, Карга егете Фәнис Низамов уңышлы чыгыш ясады.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спортның әлеге төре буенча Фәнис күптән түгел Татарстан чемпионы булган иде. Бу юлы ул призлы урынга аз гына җитә алмады, үз категориясендә бишенче урынны алды. Әмма бу да бик яхшы нәтиҗә. Афәрин, Фәнис!

Бер бәби
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килде.

Кино билетларына - бүләкләр
Базарлы Матактагы "Колос" кинотеатрында тамашачылар өчен күңелле яңалыклар бар: биредә яңа газ казаны урнаштырылган, хәзер кино күрсәтү залында бик җылы.
Икенчедән, өр-яңа заманча видеопроектор кайтарылган. Әлеге җайланма кино күрсәтүнең сыйфатын яхшырта. Киноафиша да үзгәреп тора: "Колос"ка элеккеге елларда төшерелгән, әмма яңартылган 50 ләп фильм алып кайтканнар. Аларның үзең теләгәнен сайлап алырга һәм карарга була. Кинога йөрүчеләр арасында апрель урталарында билетлар уйнатылачак: I бүләк итеп кинотеатр җитәкчелеге суыткыч, II бүләккә магнитофон, III отышка электр чәйнеге, IV-V отышларга чәч бөдрәләткеч һәм чәч киптергеч вәгъдә итә. Шуңа күрә кино сеансына алынган билетларны югалтмый сакларга кирәк. Бәяләре исә бик арзан.

Нурлаттан җиңү белән кайттылар
Нурлатта узган ачык республика турнирында безнең чаңгычылар зур уңышка иреште.
Иске Матак урта мәктәбеннән Дина Демидова һәм Семен Юманов беренче урыннарны алдылар. Борискино урта мәктәбеннән Владислав Захаров һәм Базарлы Матак урта мәктәбеннән Алинә Гыйльметдинова өченче урыннарга ия булдылар. Тренерлар Николай Ирдинкин белән Виктор Сидоров та өченче призлы урынны алдылар. Гомумкоманда зачетында безнең укучылар 15 команда арасында дүртенче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Комиссии