Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Сөләйман мәчете төзелешенә кушылыйк

Базарлы Матакта "Сөләйман" җәмигъ мәчете төзеләчәк. Узган елның май аенда ислам динен тотучы әлкилеләрнең гомуми җыелышында әнә шундый карар кабул ителде һәм мәчет төзелеше өчен Хәйрия фонды булдырылды.

Мәчет олы юл буенда, автозаправка тирәсендәрәк салыначак. Аның гомуми мәйданы 1520 квадрат метр булыр дип планлаштырыла. Сөләйман мәчете элеккеге мәчетләр колоритын саклаган бик матур проект буенча төзеләчәк. Ул берьюлы мең кешене сыйдырырлык була. Мәчеттә ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым намаз уку заллары булдыру каралган. Биредә шулай ук никах уку залы, дини белем бирү өчен мәдрәсә, ашау-эчү, киенү-чишенү бүлмәләре, тәһарәтләнү урыны булачак.
Мәчетнең тирә-юне дә матурлап ясалачак. Аның алгы өлешендә автотранспорт кую урыны, чәчәк оранжереясы, беседка белән бакча булдыру карала.
Яңа мәчет ни өчен "Сөләйман" дип исемләнә соң? Моңа бик җитди нигез бар. Сөләйман Мөхәммәт пәйгамбәр исән чакта Мәккәдән Болгар ханлыгына ислам динен тарату өчен җибәрелгән булган. Ул яшәү өчен Базарлы Матактан бер генә чакрым ераклыктагы Нохратка урнаша. Сөләйман шунда мәчетләр төзетә, имамнар укыта. Ул әзерләгән имамнар аннан соң халыкка дини белем бирү, мәдәниятен үстерү белән шөгыльләнәләр.
Безнең төбәктә шундый кешенең яшәве белән горурланып, аның исемен мәңгеләштерү ниятеннән дин әһелләре төзеләсе яңа мәчеткә "Сөләйман" исемен куярга дигән фикергә киләләр.
Базарлы Матакта зур җәмигъ мәчете бик кирәк иде. Дини бәйрәмнәрдә авылдагы өч мәчет кенә гает намазына килүчеләрне сыйдыра алмады. Сыйдырганда да кысанлык нык сизелә иде. Инде район үзәгенә нур биреп торырлык зур мәчет төзү ниятен күпләр хуплап каршы алды.
Гомер-гомергә мәчетләр бар халык ярдәме һәм көче белән төзелгән. Бу изге йорт төзелешендә дә күпләр катнашыр дип ышанабыз. Мәчетнең исәп-хисап счетлары ачылды. Инде кайбер оешма-предприятие коллективларыннан, аерым кешеләрдән акчалата ярдәм дә керә башлаган. Бу саваплы эштә андыйлар күп булыр дип ышанасы килә.
Җәмигъ мәчете төзелешенә үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен аның исәп-хисап счетын тәкъдим итәбез.
Чистопольский филиал ОАО "АК БАРС" БАНК
БИК 049205805, ИНН 1653001805, КОР.СЧЕТ 30101810000000000805, ОГРН 1021600000124 КПП 160632001, РАСЧ.СЧЕТ 40703810002330000130
422870, Алькеевский район, с.Базарные Матаки, ул. Крайнова,71.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мечеть