Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сихтермә-Хузангайда – Акатуй

    Үткән атнада "Хузангай" кооперативында кече Сабантуй үткәрелде.

    Чуашлар бу бәйрәмне Акатуй дип йөртәләр. Мәдәният йортында башланып киткән бәйрәмне хуҗалык җитәкчесе Евгений Чугунов ачып җибәрде. Ул кооперативның язгы-кыр эшләренә йомгак ясады, хезмәт алдынгыларын котлап, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Бик күпләр телевизорларга ия булды. Чабаксардан килгән Чуаш дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары Акатуйны тагын да ямьләндереп җибәрде, күңелләрне күтәрде. Бәйрәм мул өстәлләр артында дәвам итте.

    Безнекеләр республикада беренче
    Мәктәп музейлары арасында үткән республика конкурсында Югары Колчурино мәктәбе музее беренче урынны алды.
    ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы каршындагы мәктәптән тыш эшләр үзәге үткәргән әлеге бәйгедә колчуринолылар берничә ел дәвамында катнашалар. Алдагы елларда да алар төрле номинацияләр буенча җиңү яулап килделәр. Инде быел, шәһәр районнары, Казан мәктәпләрен дә артта калдырып, Югары Колчурино музее абсолют беренчелекне алды. Соңгы 10 елда өченче зур җиңү яулау әлеге мәктәп музеена федераль дәрәҗәдәге музей таныклыгы алырга мөмкинлек бирә.

    Төнге янгын
    5 июнь көнне төнге 12нчедә Базарлы Матакның М.Җәлил урамындагы 19нчы йортта янгын чыга.
    Ташландык өйгә кәеф-сафа корырга дуслар җыелган була. Аларның саксызлыгы аркасында чыккан утка янгын сүндерүчеләр тарафыннан чик куела.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: