Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда Әдәбият елына багышланган кичә узды

    «Туган телемдә сөйләшәм» дигән әлеге кичәгә Базарлы Матакның «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар чакырылды. Алар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Татар әбисе булып киенгән музей хезмәткәре Гөлсинә Гәрәева балаларның һәр чыгышын дәү әниләречә мактап, үсендереп торды. Кичәдә катнашкан музей директоры Йосыф Зарипов, «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәрчесе Шәһит Гатауллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә...

    «Туган телемдә сөйләшәм» дигән әлеге кичәгә Базарлы Матакның «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар чакырылды. Алар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Татар әбисе булып киенгән музей хезмәткәре Гөлсинә Гәрәева балаларның һәр чыгышын дәү әниләречә мактап, үсендереп торды. Кичәдә катнашкан музей директоры Йосыф Зарипов, «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәрчесе Шәһит Гатауллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина балаларның татарча да, русча да матур итеп шигырьләр сөйләүләрен мактадылар, киләчәктә дә телләрне әйбәт белергә кирәклеген әйттеләр, китап белән дус булырга өндәделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: