Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Стадионны без дә төзешәбез

Казанда узасы 27 нче Җәйге Универсиаданың төп объектларының берсе булган футбол стадионы төзелешендә районыбыз егетләре дә катнаша.

Бүген әлеге объектта барысы 3 мең кеше эшли. Шуның 1 меңнән артыгы республика районнарыннан йөреп эшлиләр. Башта безнең районнан да спорт корылмасына иртә китеп, кич әйләнеп кайтып эшләп йөрделәр. Әмма моның хезмәт нәтиҗәсе түбәнрәк булды. Хәзер Әлки егетләре дүшәмбе көнне китеп, атна буе Казанда торып эшлиләр. Стадион төзелешендә һәр районның үз хезмәт участогы бар. Әлкилеләр йөкләнгән бурычларны вакытында һәм сыйфатлы башкаручылар исемлегендә. Ә андый районнарга, ахырдан нәтиҗә ясап, спорт мәйданчыклары төзелешенә акча бүлеп биреләчәк.

Пенсияләр тагын артты
1 апрельдән пенсияләр янә артты.
Хәзер пенсиянең уртача күләме 10,2 мең сум тәшкил итә икән. Бу яңалык районыбыздагы 6400 пенсионерның һәммәсен шатландырыр, ди Пенсия фондының район идарәсе начальнигы урынбасары Рәис Галләмов. Быел февраль аенда пенсияләр арттырылган иде инде. Ул вакытта аның иминиятләштерү өлеше 6,6 процентка "үсте". Пенсиянең апрельдә артуы исә Россия Пенсия фонды кеременең күләменә бәйле. Шулай итеп, бу айда хезмәт пенсияләре 3,3 процентка артты. Инвалидларга акчалата түләүләр исә 5,5 процентка арттырылган. Социаль пенсияләр 1,81 процентка үскән. Моннан тыш, 1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясенә өстәләчәк.

Мини-предприятие тулы куәткә эшләячәк
Гаилә фермалары хәзер үзләрендә җитештерелгән сөтне "Яшь көч" ҖЧҖ нең сөт эшкәртү буенча мини-предприятиесенә тапшырачаклар.
Сөтчелек юнәлешендә эшләүче гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, ветеринария белгечләре катнашында Түбән Әлки авылында узган киңәшмәдә әнә шундый карарга килделәр. Район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Идрис Хәмитов әйтүенчә, әлеге мини-предприятие тәүлеккә 1 тонна сөт эшкәртергә сәләтле. Әмма ул, чимал җитмәү сәбәпле, әлегә көнгә 500 килограмм гына сөт эшкәртә һәм 6 төр продукция җитештерә. Гаилә фермалары җитәкчеләре "Яшь көч" ҖЧҖ администрациясе белән төзелгән килешү нигезендә сөтне әлеге предприятиегә тапшыра башларга булдылар.

Арзанракка язылып калыгыз
11-21 апрель көннәрендә Россия почтасы әбүнәчеләр декадасы үткәрә.
Ун көн дәвамында 2013 елның икенче яртыеллыгына күп кенә газета-журналларга арзанрак бәяләрдән язылырга була. Ташламалы подпискага эләккән матбугат чараларына уртача 10 процентка арзангарак язылырга мөмкин булачак. "Әлки хәбәрләре"нә ярты елга язылу бәясе 285 сум торса, әбүнәчеләр декадасы чорында сез район газетасына 270 сум 78 тиенгә язылып кала аласыз.

Яңа "Туман" кайтты
"Хузангай" кооперативына басуларга ашлама кертү өчен тагын бер "Туман" агрегаты кайтты.
Узган ел "Хузангай"да ике "Туман" эшләгән иде. Әлеге үзйөрешле агрегат басуларга иртә яздан ашлама кертү өчен җайлы. Аның чәчү җиренә көпчәк басымы юк диярлек. Агрегат, югары тизлектә эшләп, көнгә 100 гектарда һәм аннан да зуррак мәйданда җирне ашларга сәләтле. Соңгы көннәрдә хузангайлылар тагын бер "Туман" агрегаты сатып алып эштә файдалана башладылар.

Министр урынбасары кабул итә
19 апрельдә 16.00 сәгатьтә район эчке эшләр бүлеге бинасында ТР Эчке эшләр министры урынбасары, эчке служба полковнигы Динниулов Дамир Равил улы видеоконференция режимында гражданнарны кабул итәчәк.
Министр урынбасарына шәхси мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәргә теләгән кешеләргә 17 апрельгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлегенә килеп гариза тапшырырга кирәк. Белешмәләр өчен тел.: 291-29-10, (884346)20-1-02, 21-6-90.

"Ак Барс" банкында отышлы кредитлар
"Ак Барс" банкы ААҖ вкладлар буенча процент ставкаларының артуы турында хәбәр итә.
Биредә шулай ук чагыштырмача түбән процент ставкалары буенча барлык төр кредитлар тәкъдим итәләр. Банк хезмәтләреннән файдаланыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада