Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Ташбилге авыл китапханәсенә башлангыч мәктәп укучылары тыл хезмәтчәннәре белән очрашуга килделәр

bsn.irk.ru Бөек Җиңү… Совет кешеләреннән аңа ирешү өчен күпме корбаннар һәм көч соралды! Солдатлар фронтларда көрәш өчен яуга барсалар, тылда җиңүне хатын-кызлар, картлар һәм балалар якынайтты. Алар җилкәсенә сугыш чоры авырлыклары калды бит. Завод станоклары артында, басу-кырларда - бөтен жирдә алар хезмәт куйды. Шушы авыр еллар истәлекләрен яшьләргә җиткерү өчен...

Бөек Җиңү… Совет кешеләреннән аңа ирешү өчен күпме корбаннар һәм көч соралды! Солдатлар фронтларда көрәш өчен яуга барсалар, тылда җиңүне хатын-кызлар, картлар һәм балалар якынайтты. Алар җилкәсенә сугыш чоры авырлыклары калды бит. Завод станоклары артында, басу-кырларда - бөтен жирдә алар хезмәт куйды.
Шушы авыр еллар истәлекләрен яшьләргә җиткерү өчен үткәрдек тә инде без әлеге очрашуны. Мәктәп укучылары "Сугыш урлаган балачак" дип аталган әдәби-музыкаль композиция әзерләгән иделәр. Кунакларыбыз балалар чыгышын яшь аралаш карадылар. Яшьләнер дә күзләрең, шигъри юллар, җырлар кабат шул авыр, салкын һәм ач заманнарны искә төшерде бит. Моңлы җырларның күңеллеләре белән алышынуы, балаларның биеп күрсәтүләре генә кунаклар йөзендә елмаю кундырды. Яшь буынга алар үзләре кичергән авырлыкларны күрмәсеннәр, тыныч тормышка сөенеп яхшы укысыннар иде дип теләделәр. Китапханә хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап "Сугыш турында укыган китабым - Җиңү көненә бүләгем" дигән акция үткәрүләрен әйттеләр. Очрашуда катнашучылар аны хуплап каршылады. "Азат ителгән дөнья онытмый" дигән китап күргәзмәсе дә кызыксыну уятты аларда.
Очрашу кичәбез ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган иде. Балаларның өлкән кунакларыбызга сәламәтлек, озын гомер теләүләрен ишетү дә күңелле булды. Авылдашларыбыз - тыл хезмәтчәннәре бездән канәгать булып, күңелләре күтәрелеп киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев