Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Түбән Әлки авылының Тынычлык урамында су килүне яхшыртачаклар

Газетабызның 18 февраль санында "Җитәкчеләр аңлашып эшләми, шуның аркасында халык суга тилмерә" исеме астында язма басылып чыккан иде. Анда Түбән Әлки авылының Тынычлык урамында берничә гаиләнең озак вакыттан бирле суга тилмереп яшәүләре бәян ителде. Әлеге язма газетада дөнья күрү белән район коммуналь челтәрләре эшчеләре урынга барып хәлне ачыклаганнар. Редакциягә коммуналь...

Газетабызның 18 февраль санында "Җитәкчеләр аңлашып эшләми, шуның аркасында халык суга тилмерә" исеме астында язма басылып чыккан иде. Анда Түбән Әлки авылының Тынычлык урамында берничә гаиләнең озак вакыттан бирле суга тилмереп яшәүләре бәян ителде.

Әлеге язма газетада дөнья күрү белән район коммуналь челтәрләре эшчеләре урынга барып хәлне ачыклаганнар. Редакциягә коммуналь челтәрләр җитәкчесе Искәндәр Сафин имзалаган җавап хатында түбәндәгеләр хәбәр ителә:

"Түбән Әлки авылының Тынычлык урамында 7, 11, 13, 15 нче йортларда яшәүчеләрнең өйләренә су түбән басымда килә. Биредә яшәүчеләр әйтүенә караганда, әлеге йортларга су трассасы сузылмаган булган. Халык өйләренә суны үзләре генә тоташтырган. Тоташтырылган шланглар кечкенә диаметрлы (15 мм) булу сәбәпле, су басымы түбәнәя. Проблеманы хәл итү өчен биредә нәзек суүткәргеч урынына 100 метр озынлыкта 63 миллиметр диаметрлы полиэтилен торба сузарга кирәк. Әлеге эшне язын җирләр эрү белән башкарырга мөмкин булачак. Моның өчен безнең предприятиедә материаллар да, техника да бар".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев