Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Тәртип сакчыларына яңа бина

Базарлы Матакта район эчке эшләр бүлегенең яңа бинасы төзелә башлады. Ике атна элек район хәрби комиссариаты һәм ОСТО (ДОСААФ) урнашкан бина каршындагы мәйданда зур төзелеш эшләре кузгалды. «Стройдорсервис» ҖЧҖ төзүчеләре нигез салу эшләренә керештеләр.

Россия эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлеге хәзер Базарлы Матак үзәгендә ике катлы бинада урнашкан. Бу бина узган гасырның 70 нче елларында төзелгән. Аның планировкасы күбрәк тулай торак проектына якын. Бинаны элекке милиция бүлеге итеп яраклаштырганнар гына. Соңгы елларда ул район җитәкчелеге тырышлыгы белән тышкы һәм эчке яктан ремонтланды. Әмма әлеге бина эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре өчен шактый кысан иде. Инде ничә еллардан бирле бүлекнең кайбер хезмәткәрләре төп корпустан читтәге биналарда вакытлыча урыннар булдырып эшләргә мәҗбүр иделәр.
Әлеге җайлаштырылган биналар тиешле таләпләргә җавап бирерлек түгел. Әйтик, тоткарланган, кулга алынган кешеләр өчен урыннар кысан, аларга зарур булган шартларны тудыру мөмкинлеге юк.
Шуңа да яңа бина салу мәсьәләсе моннан 6-7 ел элек үк кузгатыла башлаган иде. Инде менә быел төзелешне башларга акча бүлеп бирелде. Әлегә 15 миллион сум бирелгән, әлеге средстволар уңышлы файдаланылып беткән очракта быел тагын 10 миллион сум төзүчеләрнең исәп-хисп счетына керергә мөмкин. Гомумән алганда эчке эшләр бүлегенең яңа урындагы корылмаларының смета бәясе 85 миллион сумнар тирәсе булырга тиеш. Акча Россия эчке эшләр министрлыгы аша биреләчәк.
Билгеле, мондый зур төзелеш бервакыт туктап калмасын өчен район җитәкчеләренә дә, эчке эшләр бүлеге начальнигы Ринат Билаловка һәм бүлекнең тыл начальнигы Борис Лычниковка да әлеге мәсьәләләр белән даими шөгыльләнергә, төрле киртәләр аша үтәргә һәм бик үҗәт булырга туры киләчәк.
Район полиция бүлегенең яңа бинасы урынында бүген нигез салу эшләре бара. «Стройдорсервис» җәмгыяте мастеры Радик Гайнетдинов төзелеш эшләренең барышы белән таныштыра:
-27 июньдә без бирегә килеп нигез котлованына разметка ясый башладык. Аннан нигезгә тимербетон салу башланды. Объект өчен бик уңайлы җир сайланган - урыны биеклектә һәм төзелеш эшләре алып бару өчен иркен, җайлы.
Төзүче Радик Гайнетдинов үзе Чуаш Кичүе егете. Районда алар оешмасы «Актай» кафесына һәм Карга мәчетенә капиталь ремонт үткәрде, тирә-юньнәрен төзекләндерде. Гаять сыйфатлы эшләнгән бу ике корылмага карап та егетләрнең нинди югары профессиональ осталыкка ия икәнлеген күзалларга була.
Ильяс Зәйдәров җитәкчелегендәге әлеге оешма Алексеевск, Спас районнары үзәкләрендә коттеджлар, күп фатирлы йортлар салган, Болгар тыюлыгында Хан йорты төзелешен алып барган. Кыскасы, район полиция бүлегенең яңа бинасын төзүгә бик тәҗрибәле һәм эшләре белән үзен күрсәткән оешма алынган.
Яңа бинаның төп административ корпусы ике катлы һәм биек подваллы, 13 кә 45 метр зурлыгында булачак. Аның гомуми мәйданы 1600 квадрат метр тәшкил итәчәк. Подвалда полицейскийларның профессиональ осталыкларын үстерү өчен утлы коралдан ату стенды урнаштыру карала. Әлегәчә полиция егетләре ату буенча күнекмәләрне ачык һавада, текә яр буенда үткәрергә мәҗбүрләр иде.
Моннан тыш, эчке эшләр бүлегенең үз спорт залы (1021 квадрат метрлы) да булачак. Ул административ корпус белән янәшәдә төзелер дип күздә тотыла. Шулай ук 10 автомобильгә исәпләнгән җылы гараж (344,5 кв. метрлы), аерым котельня булдыру карала.
Янәшәдә, ачык һавада футбол кыры, спорт мәйданчыгы өчен җир бүлеп бирү буенча да эш алып барыла.
Шушы арада нигез бетонланып беткәч, аның ныклап кибүе өчен берничә көн вакыт бирелә. Аннан 4 рәт нигез блоклары тезелә һәм шома, затлы кызыл кирпечтән стеналар өелә башлаячак.
Төзүчеләр әлеге объектны быел күтәреп бетереп, түбәсен ябып, тәрәзәләрен куеп, җылы җибәрергә уйлыйлар. Аннан кыш айларында эчке эшләрне башкарырга ниятләре.
Булачак бинаның проекты бик матур. Төзүчеләр аны иң сыйфатлы материаллардан, бөтен тирә-юньгә ямь биреп торырлык итеп корырлар, һәм яңа бина район үзәгенең иң күркәм объектларыннан берсе булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РОСТО (ДОСААФ)