Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Түбәләрне кичекмәстән кардан чистартырга

Барлык предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләре биналар, корылмалар түбәләрен кардан чистартуны оештырырга тиешләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин әнә шул хакта күрсәтмә чыгарды. Бу гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын, кешеләр зыян күрмәсен өчен эшләнә. Чөнки карның күпләп өелүе сәбәпле түбәләр җимерелү куркынычы туа.

Генераль прокуратура хезмәткәрләре кабул итә
2012 елның 20-30 мартында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы комиссиясе Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Зайцев Сергей Петрович җитәкчелегендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарның конституцион хокуклары ни дәрәҗәдә саклануын тикшерәчәк. Моның белән бәйле рәвештә әлеге көннәрдә Генераль прокуратура хезмәткәрләре гражданнарны Татарстан Республикасы прокуратурасы бинасында кабул итәчәк. Кабул итү Казан шәһәрендәге 8(843)291-19-25 телефоныннан алдан язылу буенча үткәрелә. Гражданнарның гаризалары шулай ук Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының Идел буе федераль округындагы идарәсе сайтының интернет-кабул итү бүлеге - prokpfo.ru - аша һәм 8(831) 421-47-23 номерлы ышаныч телефоны буенча да кабул ителә.

Намуслы хезмәте өчен
"Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Хәсәншина Гөлсирә Әсхәт кызы намуслы хезмәте өчен РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Бергә арттык
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 1 малай дөньга килде.

Пауэрлифтинг буенча беренче
16-18 мартта Алабугада инвалидлар арасында пауэрлифтинг буенча республика чемпионаты булып үтте.
Ярышларда безнең команда да катнашты һәм авыл районнары арасында I урынны яулады. Низамов Фәнис, 110 кг лы штанганы күтәреп, үз үлчәү категориясендә җиңүче булды. Шулай ук үз категорияләрендә Арсен Казавов һәм Дамир Вәлиев беренче, Илшат Нуретдинов белән Фәнис Камалов икенче нәтиҗә күрсәттеләр. Егетләргә ярышларга әзерләнүдә Касыйм Зыятдинов булышты.

Каратэ буенча норматив тапшырдылар
18 мартта Н.Дәүли исемендәге гимназиянең спорт залында каратэ буенча планлы өйрәнү - тренировкалар үтте.
Семинарны Казаннан килгән тренер, каратэ буенча кара билбауга (III дан) ия Юрий Белов үткәрде. Безнең каратэчылар (әлеге төркемдә 7 яшьтән башлап шөгыльләнәләр) чираттагы разряд нормативларын тапшырдылар, билбаулар алдылар. Балаларның ата-аналары гимназия җитәкчелегенә тудырылган шартлар өчен рәхмәтле.

Этең бәйдәме?
Хлебодаровка авылында балага эт ташланган.
Бу инде мондый беренче очрак кына түгел. Эт тешләп район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итүчеләр булып тора. Авылларда үткән җыеннарда да халык урамнарда этләрнең күп булуы, аларның кешеләрне, бигрәк тә балаларны куркытуы, хәтта тешләве хакында зар белдерделәр, этләрен бәйгә куймаучыларга карата чара күрүне сорадылар. Боларны искә алып, авылларда сукбай этләрне аулау оештырылачак.Район ветеринария берләшмәсенә инде тиешле препаратлар да кайтарылган.

Төп приз - суыткыч
"Колос" кинотеатры үзенең тамашачылары арасында призлар уйната.
Призлар кино билетлары буенча уйнатылачак. Фильмнар карарга күбрәк йөргән саен приз оту ихтималы да арта дигән сүз. Ә инде төп приз кинотеатр вестибюлендә үзенең иясен көтә, ул - ике камералы "Позис" суыткычы. Әлеге мөмкинлектән районның башка авыллары халкы да файдалансин дип, кинотеатр авыл клубларында да фильмнар күрсәтеп йөри башлаган. Салман,… авылларында шундый киносеанслар үткәрелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Прокуратура РФ