Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Укытучыларны район башлыгы котлый

Халыкара укытучылар көне уңаеннан район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин районның барлык укытучыларын һәм тәрбиячеләрен, мәгариф ветераннарын тәбрикләде.

"Укытучы - иң абруйлы профессияләрнең берсе. Хәреф танырга өйрәткән, белем биргән, тормышта дөрес юл күрсәткән укытучыларыбызны без олы ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Бүген дә укытучылар алдына олы һәм җаваплы бурычлар куела. Мәктәптә укучыларга заман таләпләренә җавап бирерлек сыйфатлы белем бирү, конкуренциягә сәләтле һәм киң мәгълүматлы, югары әхлаклы яшьләр тәрбияләү өчен педагоглардан бик яхшы әзерлек, балаларны ярату, фидакарьлек сорала. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Җиңелләрдән булмаган, ләкин бик әһәмиятле һәм җәмгыять өчен кирәкле хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән һәркайсыгызга нык сәламәтлек, гаиләләрегездә бәхет һәм иминлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә зурдан-зур уңыш һәм казанышлар телим", дигән сүзләр бар котлауда.

Министр журналистларны бүләкләде
3 октябрьдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан уздырылган бу очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Марат Әхмәтов уракның беренче нәтиҗәләре турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы хезмәтләрен, аерым алганда, урып-җыю барышын яктыртуда аеруча актив эшләгән журналистларны бүләкләү дә булды. Газетабыз редакторы Азат Низамиев "Авыл, кеше һәм хезмәт" бәйгесенең "Урак көндәлеге" номинациясендә җиңү өчен диплом белән бүләкләнде.

Юлларга яктырткычлар, сикертмәләр куярга
2 октябрьдә юл хәвефсезлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Утырышны комиссия рәисе Александр Никошин алып барды. Анда юл хәвефсезлеген тәэмин итү юнәлешендә 2013 елга планга кертәсе эшләр хакында сүз барды. Автомобиль аварияләре еш була торган участокларда юлга реконструкция үткәрү, кирәк урыннарга яктырткычлар кую мәсьәләләре тикшерелде. Җәяүлеләр юл аша чыга торган урыннарда өстәмә яктырткычлар куярга кирәклеге әйтелде. Район үзәгендә яңа асфальт салынган берничә урамда автомобильләрнең тизлекне арттыруына юл куймау өчен сикертмәләр төзү турындагы проблема да күтәрелде.

Әлки - республикада икенче
ТР Икътисад министрлыгы тәкъдим иткән социаль-икътисадый үсеш рейтингында районнар арасында Әлки җиңүчеләр рәтендә.
Әлеге рейтингны төзегәндә 15 күрсәткечкә игътибар ителә икән. Алар арасында җитештерелә торган товарлар күләме, эшсезләр саны, уртача хезмәт хакы, куллануга тапшырылган торак мәйданы, мөгезле эре терлекләр саны һ.б. бар. Савым сыерларыннан иң күп сөт алу буенча Әлки районы республикада икенче урынны алган. Бу өчлеккә Әтнә (беренче) һәм Яңа Чишмә (өченче) районнары кергән.

Арзанрак бәядән язылып калыгыз
Бөтенроссия подписка декадасында "Әлки хәбәрләре" газетасына ташламалы бәядән язылырга була.
11-21 октябрьдә Бөтенроссия подписка декадасы үткәрелә. Бу чорда район газетасына язылу бәясенә 5 процент ташлама ясалачак. Димәк, әбүнәчеләребез газетага 247 сум 62 тиенгә языла алачак. Мондый мөмкинлектән файдаланып калыгыз, хөрмәтле райондашлар. Сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр.

Карантин игълан ителде
Татар Чиябашы авылында котыру чиренә каршы карантин игълан ителде.
Әлеге авылда яшәүче Н.Галимов хуҗалыгына көпә-көндез төлке керә һәм йорттагы эт белән сугыша башлый. Хуҗа кеше төлкене үтерә һәм район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итә. Лаборатория тикшерүләре төлкедә котыру чире булуын раслый. Татар Чиябашы авылы территориясендә карантин 2 ай дәвам итәчәк.

Вакансияләр ярминкәсе
Район халык мәшгульлеге үзәге 11 октябрьдә 10.00-14.00 сәгатьләрдә эш бирүчеләр белән берлектә эш урыннары вакансияләре ярмикәсе үткәрә.
Ярминкә үткәрү урыны: Базарлы Матак ав., Совет ур., 8. Белешмәләр өчен тел.: 2-15-81, 2-15-89.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"