Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Урамнарга асфальт салына

"Алексеевскдорстрой" ААЖнең Әлки участогы юл төзүчеләре Базарлы Матактагы Хәмидуллин урамын асфальтлап бетереп киләләр.

Алга таба төзүчеләр Юл һәм ВАхитов урамнарын шулай ук асфальтларга планлаштыралар.

Актай елгасы чуп-чардан арына
Район китапханәчеләре һәм мәдәният хезмәткәрләре Актай елгасын һәм аның ярларын чүп-чардан чистарту белән шөгыльләнәләр. Елга ярларында җыелып яткан чүп-чар машиналарга төялеп полигонга озатыла.

Безнекеләр - чемпион
Туризм буенчка күп төрле ярышларда Татарстан Республикасы беренчелегендә катнашып, районның инвалид спортчылары җыелма командасы беренче урынны яулады һәм Татарстан чемпионы титулы районыбызга кайтарды. Составында Вәлиев Әнәс, Камалов Фаик, Хәлиуллин Марсель, Белов Виктор, Нуретдинов Илшат һәм җитәкчеләре Фәсахов Каюм булган командабызга җиңүгә ирешү өчен бик нык тырышырга туры килде, чөнки ярыш таләпләре катлаулы һәм кырыс булып, спортчылардан көч һәм җитезлек, рухи ныклык, максатчанлык таләп ителде.
Команда рухы - дуслык, бердәмлек, җаваплылык - аларга бөтен авырлыкларны җа җиңеп чыгарга ярдәм иткәндер.

Подписка тәмамланды... һәм дәвам итә
Елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу кампаниясе тәмамланды. Почта бүлекчәләре хезмәткәрләренең әлеге мәсьәләне даими игътибарда тотуы нәтиҗәсендә 1 июльдән район халкына 16482 данә газета һәм журналлар килеп торачак. Шуларның 7966сы-республика басмалары, ә 6013 данәсе - "Әлки хәбәрләре".
"Молодежь Татарстана" редакциясе "Миңа 18 яшь тулды" дигән акция үткәргән һәм 20 яшь әлкилене газетага бушлай яздырган.

Үз җирләре дә җитә
Үргәгар авыл җирлегендә күпбалалы 3 гаиләгә яңа закон буенча бушлай җир тәкъдим иткәннәр. Моның өчен җирне тәркәү буенча тиешле бөтенесе дә эшләнгән, кадастр паспортлары ясалган. Әмма әлеге гаиләләр җир кирәксенмиләр, чөнки өчесенең дә өйләре төзелгән, йортлары таза, нык. Инде 4 җир кишәрлеге кайсы булса да гаиләнең күпбалалыга әйләнүен көтеп, "запаста" тора.

Караклар активлашкан
Үткән атнада районда берничә урлашу очрагы теркәлгән. Караклар ышанычлы сакланмаган терлек азыгын да, төзелеш материалларын да "аякландырганнар". Үргагарда ике очрак - икесендә дә велосипед тәгәрмәчен урлаганнар. Базарлы Матакта рамлы пычкының иң кирәкле бер җайланмасын чәлдергәннәр.
Район үзәгендә торак йортка ут төртү омтылышы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алькеевские вести